Тәтеш районы гербы

Татарстан Республикасы Тәтеш районының гербы - муниципаль берәмлекнең рәсми символ буларак хезмәт итүче хокукый-танып-белү билгесе. Герб 2005 елның 6 декабрендә Тәтеш муниципаль районы Советының 6-4 номерлы карары белән расланган. [1] Герб 2128 нче номер белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 34 нче номер белән Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Тәтеш районы гербы
Нигезләнү датасы 6 декабрь 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Тәтеш районы һәм Татарстан

Гербны сурәтләү үзгәртү

Герб аскы якта уртада очландыруы булган дүртпочмаклы калкан формасында. Фонның кызыл төстә булуы - батырлык, көч, хезмәт, матурлыкны чагылдыра. Гербның өске өлешендәге ике дулкынлы көмеш полоса районның Куйбышев сусаклагычы ярында урнашуын символлаштыра. Бу полосалардан астарак як-якта овал формалы балкып торган кояш сурәтләнгән ике калкан. Алар арасында урталыкта кисешкән ике сөнге сурәтләнә. Сөңгеләр дә, калканнар да шулай ук көмеш төстә. Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык, үзара аңлашуны чагылдыра. Бу сугыш кораллары Тәтеш тирәсендә элек-электән чикне саклаучылар яшәгәнне белдерә.

Гербның тарихы үзгәртү

Район гербы өчен 1871 елның 18 октябрендә расланган Тәтеш шәһәре гербы нигез итеп алына. Тәтеш районының хәзерге гербыннан аермалы буларак, шәһәр гербының өске өлешендә Казан шәһәре гербында сурәтләнелгән аждаһа да булган. Шәһәрнең тарихи гербын Тәтеш районының рәсми гербы итеп реконструкцияләү Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан түбәндәге составта башкарылды: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Роберт Маланичев (Мәскәү), Галина Русанова (Мәскәү).

Чыганаклар үзгәртү

  • https://tatarica.org/application/files/3515/9920/8389/gossimv-72.pdf
  • Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 213-216. — 248 с.
  1. Решение Совета Тетюшского муниципального района № 6-4 от 06.12.2005. «О гербе Тетюшского муниципального района Республики Татарстан Российской Федерации».