Айдаров Тәлгат Кәрамәтулла улы — галим, химия фәннәре кандидаты.

1916 елның 20 октябрендә Пермь шәһәрендә туган. Нәселе буенча ТР Балтач районы Түнтәр авылыннан. Әнисе Латыйфа абыстай Түнтәрнең билгеле шәхесе Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан) кызы. Латыйфа Пермь мулласына кияүгә чыккан. 1930 елда гаиләсе белән сөргенә куылган. Әлеге гаиләнең ике улы: Җәүдәт белән Тәлгать Сәмарканд шәһәрендә детдомда үскәннәр.

Тәлать Айдаров Сәмәрканд шәһәрендә урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә  тәмамлый һәм Горький университетының химия факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач шушында ук аспирантурада укый һәм, химиядә спектраль анализ проблемаларына багышланган фәнни эшчәнлеге нигезендә диссертация яклап, химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бөек Ватан сугышына кадәр Ленинградтагы прикладной оптика фәнни-тикшеренү үзәгендә фәнни эшчәнлеген дәвам итә. 1942 елда завод Казанга эвакуацияләнә һәм Т.Айдаров аның белән бергә Казанга килә, дәүләт оптика институтында эшләвен дәвам итә,бер үк вакытта Казан оптика-механика заводында әйдәп баручы белгеч-галим була.

Фән һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа РСФСРның атказанган уйлап табучысы дигән мактаулы исем бирелде, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде.

КОМЗ заводында эшләгәндә дә ул зур абруйга ия була. Производствода күптөрле яңалвклар кертә.

Россия Дәүләт китапханәсендә аның уйлап табу эшчәнлеге турында түбәндәге мәгълүмат саклана: “Карточка үзгәртү

Айдаров, Талгат Карматулович.

Аппаратура для спектрального анализа методом пламенной фотометрии [Текст] : (Обзор) / Т. К. Айдаров, Е. С. Сафонова. — Москва : [б. и.], 1963 обл. 1964. — 75 с. : ил.; 21 см.

FB Б 64-77/136"

Т.Айдаров 2001 елда вафат булды. Үзенең васыяте буенча Түнтәр авылы зиратына күмелде.

Чыганаклар:

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.

Россия Дәүләт китапханәсе документлары.