Түбән Чыршылы сулыклары

Түбән Чыршылы тирәсендәге сулыклар.

      Түбән Чыршылы авылын чын мәгънәсендә чишмәләр төбәге дип атап була. Авылның төньягында  көнчыгыштан көнбатышка таба Куак елгасы ага. Аны таулардан, җир куеныннан тибеп чыккан чишмәләр туендыра.
    Җиде чишмә.  Ул җиде җирдән чишмә  агып чыкканга шулай аталган.   Хәзер өч кенә, әмма исеме шулай калган. Аларның ни өчен юкка чыгуы билгесез. Дүрт чыганак 40 еллар чамасы элек юкка чыккан.  Җиде чишмә бер километр ераклыкта авылның төньяк –көнбатыш өлешендә  тауның көньяк – көнбатыш итәгендә  тибеп чыккан  
   Заһид чишмәсе.  Заһид исемле кеше чишмәне табып, казып һәрвакыт тәртипкә китереп торганы өчен шулай аталган. Елъязмаларга ышансаң, ул инде 1906 елдаа телгә алына.    Бу чишмә авыл уртасында  калкулыкның төньяк битеннән агып чыга.  
    Бозкын чишмәсе. Суы боз кебек салкын булганга шулай аталган.  Чишмә киң болын янында агып чыккан. Элек анда чалгычыларның чалгы тавышы яңгырап торган. Хатын – кызлар печән чабучы ирләренә  шул чишмә суыннан ясалган әйрән алып килгән. 1895 елда туган әтиемнең әбисе  кыз чагында ук шул чишмәгә барулары турында сөйләгән иде.    Әлеге чишмә авылдан көньякта  өч йөз метр ераклыкта урнашкан.
    Мәннәф чишмәсе.  Мәннәф исемле кеше чишмәне табып, казып һәрвакыт тәртипкә китереп торганы өчен шулай аталган. Чишмә авылдан ике йөз метр ераклыкта тау битенең көньягыннан  агып чыга. Чишмәнең Куак суына агып төшкән тугайлары киң булып җәелгән. Елганың яр буйларында чишмә тарихын тын гына саклаучы таллар башларын игән.
   Чишмә. Аның исеме юк. Бу көчле чишмә ике урамны: Җилйотар урамын ( трубалар буенча килеп дүрт урында ага), Калмык ( ике урында) тәмле, саф суы белән туендыра.

   Җилйотар урамын төшеп беткәч ясалма күл җәелеп ята. Аны Җилйотар урамы чишмәләре туендыра. Бу буаны сугышка кадәр үк пәҗи батыру өчен  ясаганнар. Башта бәләкәй генә булган. Бака күп үрчегән. Шуңа аны әле бака күле дип тә йөрткәннәр. Хәзер ул чагыштырмача зур. Анда карп, кәрәкә, чабак балыклары йөзә. Берничә ел чуртан да үрчетеп карадылар. Соңгы берничә елда күлне суүсем баса башлады. Авыл халкы күлгә ярдәмгә килә. Өмә ясап аны чистарта.

Чыганаклар: 1. Ф.Г.Гарипова « Татарская гидронимия » Казань – 1998

                      2.Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе музее