Түбән Наратбаш авылы тарихы

Түбән Наратбаш авылы тарихы.

Авылыбызның исеме – Түбән Наратбаш. Ул Татарстанның Буа районында урнашкан. Өч чакрым тирәсе ераклыкта Зөя елгасы ага. Авылыбыз район үзәгеннән өч чакрым чамасы ераклыкта, хәзерге вакытта шәһәр белән тоташып бара инде.

Безнең авыл хакында 1640нчы елга кадәр кайчан барлыкка килүе һәм беренче булып яшәгән кешеләре турында бер нинди дә язма мәгълүматлар юк. Садриев Гайнетдин, Яруллин Сәмигулла бабайлар сөйләве буенча 1639-1640нчы елларда авылның беренче гаиләләре булып агалы-энеле Собханкол һәм Сәетхан ренбург якларыннан килеп Зөянең аргы ягына торак урыны ясыйлар. 1651-1653нче елларда тагын дүрт гаилә: Рахманкол, Рәхимкол, Ильяс һәм бер чуваш  Саттый гаиләсе килеп урнаша. Руслар кысрыклый башлагач борынгы бабаларыбыз Зөянең бу як ярына кара-каршы урам ясап йортларын күчерәләр. Бу урын хәзердә йортлар өсте, базлар, каберлек диеп атала.

Сәетхан һәм Рәхимкол нәселеннән 12 гаилә, 4 чуваш гаиләсе шул ук елны күчеп йөрүдән туеп Наратлык урманының югары башына (тимер юлның аргы ягына) күчеп китәләр. 1730нчы елда күпчелек кешенең соравы буенча губерна землямеры 45 кешегә күл буеннан план бүлеп бирә, күл буена кара-каршы урам булдырыла. Менә шулай итеп безнең авылга нигез салына.

Авылыбызда 1931нче елда колхоз оеша. Ул “Урманай” диеп исемләнә. Аңа Әхмәтҗанов Сәләхетдин абый җитәкчелек итә. 1933нче елда колхозның исеме “Каганович” диеп үзгәртелә. Безнең колхоз район күләмендә бик зур уңышларга ирешә.

1934нче елда колхозга беренче трактор кайтарыла, сыер фермасы булдырыла, 3 гектар җирдә яшелчә бакчасы җәелдерелә, ә 1935нче елда бе бакча ике тапкыр киңәя, клуб ачыла. 1934нчы елда авылда балалар бакчасы ачыла. 1936нчы елда колхозга баранче машина кайта, 4 гектар мәйданда карлыган бакчасы булдырыла, куян фермасы ачыла, 1000 баш сарыкка ферма оештырыла, мастерской булдырыла.

1940нчы елда безнең авылда 262 йорт була, яңа мәктәп ачыла. 1949-1952нче елларда клуб салына. 1959нчы елда авылга электр кертелә. 1958нче елда китапханә клубтан үзенә аерым бинага күчерелә. 1970 елда авылда 269 йорт була, күбесе сигез почмаклы, бизәкле, чәчәкле итеп бизәлгән, шуларның 29 кирпичтән. 1967нче елны урамнарга исем бирелеп йортларга номерлар кадаклана.

1950нче елда Бикмураз авылының “Көрәш” колхозы безнең “Каганович” колхозы белән берләшә, ә 1959нчы елда Зур Кырлангы авылы “Кызыл Нур” колхозы да безгә кушыла. Шуннан соә колхоз исеме “Коммунизм” дип үзгәртелә. 2000нче елның көзендә колхозның исеме янә үзгәреп “Алга” диеп атала. 2007нче елның июль аенда колхозны ООО “Нива” инвестор ала.

1986нчы елның февралендә яңа мәдәният йорты төзелеп куллануга тапшырыла һәм шунда авыл музее барлыкка килә. Авыл китапханәсе иске бинадан мәдәният йортының икенче катына күчерелә.

1993нче елның 20 августында Түбән Наратбаш авылында яңа мәчет ачыла.

Түбән Наратбаш авылы табигатнең иң матур урынына урнашкан.