Тумыштагы күз меланоцитозы
Тумыштагы күз меланоцитозы — бу сирәк халәт, меланоцитлар саны, зурлыгы һәм пигментация дәрәҗәсе буенча арту белән сыйфатлана (рәс. 8.32а). Түбәндәге өч клиник формада очрый.
1. Күз меланоцитозы (күзләр генә катнаша) бик аз очрый.
2. Тире меланоцитозы (тире генә катнаша) барлык очракларның якынча 33% тәшкил итә.
Тире-күз меланоцитозы (Ота невусы) (тире һәм күз катнаша) иң таралган форма.
Ачыклау
үзгәртү1. Билгеләре
• Күп чыганаклы зәңгәрсу-соры пигментация, эписклерада урнаша һәм күз алмасы буенча күченми (рәс. 8. 32б).
• Кайвакыт мөгезкатлауның периферик өлеше катнашырга мөмкин.
2. Ота невусы 5% очракта ике яклы була.
Бик еш Көнчыгышның төп халыгында һәм кара тәнле кешеләрдә барлыкка килә, әмма кайвакыт ак тәнле кешеләрне зарарлый.
• Бит тиресенең тирән зәңгәрсу гиперпигментациясе — бик еш өч тармаклы нервның беренче һәм икенче тармагы буенча була (рәс. 8. 32в).
• Ак тәнле кешеләрдә нәфис күренешләре була ала, алар әйбәт яктыртканда яхшырак күренә.
• Өч тармаклы нервның өченче тармагы, назаль лайласы һәм яңак лайласы катнашуы сирәк очрый.
Ипсилатераль күренешләре
үзгәртү1. Төсле катлау гетерохромиясе еш очрый (рәс. 8. 33а).
2. Төсле катлауда имчәкләр (вак, гадәттә аерым төкчәле ясалулар) сирәк очрый (рәс. 8. 33б). Аларны шулай ук I төр нейрофиброматоз, Аксенфельд-Ригер һәм Петерс синдромы белән авыруларда табып була.
3. Күз төбенең гиперпигментациясе сирәк очрый (рәс. 8. 33в).
4. Трабекуляр гиперпигментация (рәс. 8. 33г) 10% очракта глаукома белән бәйле була ала.
5. Увеаль тракт меланомасы кайбер очракта ак тәнле кешеләрдә үсеш алырга мөмкин.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.