Тукран бабай карчыгы (уен)

Тукран бабай карчыгы — татар балалар драма уены.

Тукран бабай карчыгы
Уенчылар саны
4 тән күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалардан берсе Тукран бабай карчыгы булып чыга. Ул бик начар киемнәр киенеп, теш арасына чыра кыстырып, зур таякка таяна. Берәр койма я ишеккә килеп шакылдата. Койма я ишек артындагы бала:

— Тук, тук иткән кемдер ул? — дип сорый. Теге, калын тавыш белән:

— Тукран бабай карчыгы булам, ишек ач әле! — дип, һаман ишек шакылдата.

Бала:

— Ачмыйм, ачмыйм!

— Алайса морҗадан керермен. Ахырында ишек ачыла. Бала:

— Әби, утыр, — ди.

— Тазамы соң бу урын, балам?

— Таза, таза, казан юган су белән юган идем.

Шуннан соң әби урынны өреп утыра да исәнлек-саулык сораша. Үзе һаман таягын тукылдата.

Бала:

Әби, таягыңны нигә тукылдатасың? — ди.

Әби:

— Тук,тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам! — дип көйли бирә.

Бала:

— Әби, бәлеш салмадык әле, — ди.

Әби:

— Бәлеш булмаса, каз боты бир.

Бала:

— Каз ботым юк, бетте.

Әби (үпкәләп, читкә карап, ирләр тавышы белән):

—Шуны да кызганасың, мине мыскыл итәсең, балаларымны җибәрермен, үтертермен, — ди.

Шулай дигәч, бала аңа каз боты бирә дә әби ашый-ашый китә.

Бала аның артыннан:

— Әби, мае ага! Әби, мае ага! — дип кычкыра.

Әби беләкләрен ялап чыгып китә дә бераздан икенче бала янына әйләнеп килә. Аңа да югарыдагыча шакылдап, даулашып кереп шул ук сүзләрне теленә килгәнчә әйтеп, аннан да каз ботымы, башка шундый берәр сөяк-санакмы алып чыгып китә. Бөтен балаларны шулай йөреп әйләнеп чыккач, өенә кайтып әйберләрен тезеп-тезеп куя. Аннан: — Монысының ите бар, монысының җелеге бар икән, —дип, кимереп, яланып беткәч, тагын сөякләрне тезеп куя.

— Мине сөякләр биреп мыскыл иткәнсез, барып алыгыз, әгәр йортымда бер генә сөяк калса да, Тукран бабагызга әйтеп, бөтенегезне кырдырып бетертәм! — дип куркыта. Балалар торып, йөгерешеп аның өенә баралар да, һәрберсе тиз-тиз генә үзенең биргән нәрсәсен табып ала. Кем дә кем ялгыш кеше әйберен алса, Тукран бабайга иптәшлеккә бирәләр. Алар икесе яшерен бер җиргә кереп, куркыныч киемнәр киенеп чыгып, балаларны тараталар. Шуның белән уен бетеп, соңыннан балалар ул малайны яки кызны Тукран бабайга иптәш, дип үртиләр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.