Торма тартыш
Торма тартыш — татар балалар драма уены.
Торма тартыш | |
---|---|
5 дән күбрәк | |
уен җәй-көне тышта, ачык һавада уйнала. | |
уртача |
Уйнау тәртибе
үзгәртүМалайлардан берсе бер баганага бик нык тотына. Аны «карт» диләр. Башка балалар аны арттан кочаклап бер-берсенә шулай ук тотыналар. Алары «торма» булалар. Шобагада калган малай кулына бер агач тотып, «карт»ның уң ягыннан килеп, шакылдатып сорый:
— Шак-шокы гына, Монда кем генә?
«Карт» аңа:
— Уң колагым ишетми, — ди. Малай багананың сул ягыннан килеп, тагын шакылдатып сорый:
— Шак-шокы гына, Монда кем генә?
«Карт» аңа:
— Сул колагым ишетми, — ди. Шуннан соң малай каршыдан килеп, тагын шакылдатып, «карт» белән араларында шундый әйтешү була.
— Шак-шокы гына, Монда кем генә?
— Карт белән карчык кына.
— Олы киленем ул тапты, Кече киленем кыз тапты, Торма белән шалкан сорыйм.
— Көчең җитсә, бераз ал!
«Карт» шулай дигәч, теге малай килеп, «торма»ларны берәм-берәм йолкый башлый. Ахырында малайларның һәммәсен дә алып бетерә. «Карт», тормаларының беткәнен күреп, сугыш ача.
Инде йолкып алучы «карт»ка әйләнеп, уен яңадан башлана.