Товар кытлыгы (от лат. dēficit «кытлык, җитмәү») — акча булуга карамастан, сатып алучылар сатып ала алмаган аерым товарлар һәм хезмәтләр җитмәү[1].

Товар кытлыгы
Сурәт
Способствовавшим фактором является price ceiling[d]
Моңа бәйле сурәт
Моңа өлешчә туры килә Ресурс чикләнгәнлеге
Моның каршысы excess supply[d]
Венесуэладагы буш кибет киштәләре, 2014 ел

Дефицит тәкъдим белән ихтыяҗның туры килмәвен һәм бәянең тигезләнмәвен күрсәтә.

Дефицит ул базарда сатып алучылар, гамәлдә булган бәяләрдән сатучыларның, сатуга тәкъдим иту мөмкинлекләренә караганда (алар бу бәядән тәкъдим итәргә риза түгел), күбрәк товар алырга ниятләгәндә барлыкка килгән халәт.

Базарда товар артыклыгы да, дефицит та булмый торган халәт базар тигезләнеше дип атый: мондый шартларда сорау һәм тәкъдим бер-берсен тигезләп тора. Димәк, мондый тигезлеккә китергән бәяне дә тигезләнешле бәя дип, ә бу бәядән сатарга мөмкин булган товарлар күләмен тигезләнешле сатулар күләме дип атау кабул ителгән.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Спиридонова Н. В. Теоретический анализ экономических систем: Учебное пособие. Стандарт третьего поколения. — СПб.: Издательский дом «Питер», 2013. — С. 123. — 240 с. — ISBN 9785496000352.

Чыганаклар

үзгәртү
  • «Каждый знает, за кем стоит» — д/ф, 1983 год, Польша, режиссёр Мария Змаж-Кочанович
  • «Что привезли? Жизнь в очередях Польской Народной Республики» — д/ф, 2010 год, режиссёр Конрад Старчевски

Сылтамалар

үзгәртү