Тимур Альберт улы Сираҗиев (1978 елның 23 декабре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия журналисты, «Первый канал» телеканалы алып баручысы.

Тимур Сираҗиев
Туган 23 декабрь 1987(1987-12-23) (36 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре журналист
Эш бирүче Первый канал[1] һәм Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәте[d][1]

 Тимур Сираҗиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Тимур Сираҗиев 1978 елның 23 декабрендә Казанда туа. Казанның 80 нче урта мәктәпне тәмамлагач[2], Киров исемендәге Казан дәүләт технология университетына укырга керә. 2001 елда университетның социаль-икътисад факультетын «дәүләт идарәсе менеджеры» юнәлеше буенча тәмамлый[3]. Икенче курста үзен журналистикада сынап карый, «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башлый.

1999 елдан 2004 елга кадәр «Эхо Москвы в Казани» радиосының баш мөхәррире. 2004—2006 елларда «Эфир» телекомпаниясенең журналисты һәм алып баручысы булып эшли. Яңалыклар программаларын әзерләгән һәм алып барган, мәгълүмати һәм проблемалы репортажлар булдырган. 2006—2007 елларда — «Петербург» ТРКның үз корреспонденты. 2007 елдан 2008 елга кадәр «Вести» телеканалының (ВГТРК «Россия») Казаннан мәгълүмати чыгарышларны алып баручы[4].

2008 елда Тимур Сираҗиев «Первый канал»га эшкә урнаша.

2014 елда «журналист бурычын үтәгәндә профессионализм һәм батырлык өчен» номинациясендә Луганск һәм Донецк өлкәләрендә ясалган репортажлар өчен ТЭФИ лауреаты була[5][6].

2017 елда Тимур Сираҗиев Казан марафоны илчесе була.

2018 елда Бөекбритания массакүләм мәгълүмат чаралары Тимур Сираҗиевны шпионажда гаепләгәннәр. «Первый канал»да чыккан Бөекбритания Кораллы көчләренең 77 нче бригадасының аерым бүлекчәсе турында репортаж җәнҗал өчен сәбәп була.

2019 елның июленнән августына кадәр «Первый канал»да «Время покажет» программасын алып барган[7].

Зөлфия Фасхутдиновага өйләнгән булган.

Искәрмәләр үзгәртү