Тибет бик борынгы ике мәдәният үзәгендә - Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан, әмма аның географик урыны гамәлдә икесеннән дә аерым итә. Тибетлар Үзәк яки Көнчыгыш Азиядән чыккан дип әйтеп булмый, әмма телләре сино-тибет телләренә керүенә караганда (Кытай һәм бирма телләре белән), икесеннән кушылып барлыкка килгәндер дип фараз корырга була. Шуңа карамастан тарихи мәгълүматлар тибет мәдәнияте күршеләрен бәйсез рәвештә яшәп килгәнен күрсәтә.

Тибет тарихы
Сурәт
Дәүләт  Кытай
Харита сурәте
Панорамный вид
Схематик иллюстрациясе
Моңа бәйле сурәт
 Тибет тарихы Викиҗыентыкта

Алтарих үзгәртү

Тибетта (Тингри) табылган иң борынгы артефактлар 50 мең ел элекке дип бәяләнә, болар таш балта һәм кыргыч. Неолит б.э.к. VI гасыр белән билгеләнә, керамика, малчылык һәм китмәнләп җир эшкәртү эзләре табыла (Каруй — Чамду янында) Чойгун мәдәнияте бронза гасырына карый[1].

Чангтан Калкулыгында алтарихка караган (тимер гасыр) каберләр бар, тик әлегә анык кына аңлатмалар юк. Тибет язмаларына караганда, Шангшунг иленнән Бон дине башланган.[2]

Иртә тарих чоры үзгәртү

VI гасыр ахырында VII гасыр башында күтәрелгән Ярлунг династиясе әкренләп күрше кабиләләрне үзенә буйсындырып, Тубо патшалыгы төзи. Ярлунг династиясе вакыты әдәбияттә тәфсирләп яктыртылган[3]. Мәгәр хронологиясе буенча бәхәсләр бар. Тибет хәкимнәре һәм Тан династиясе (Кытай) арасында династия гаиләләре корыла, Кытай һәм Тибет халкының сәяси, хуҗалык һәм мәдәни бәйләнешләре алга таба да үсешә бара. IX гасырда Тубо патшалыгы бүленә. Тибет тарихында моңа кадәр чор идарәсе «гамбо» дип атала, ә алга таба 300 ел — бүленеш чоры. Хәкимнәр үз-ара дошманлаша. Кытайда бу вакытта шулай ук болганышлар булып тора, илдә әледән-әле власть алмашына һәм сугышлар бара. XIII гасыр уртасында Тибет Монгол империясенә буйсындырыла. Кытай Монгол империясеннән чыккач, Кытай империясе Мин Тибеттан югары дин башлыкларын һәм район администрацияләрен тәгаенләүне тәртипкә салдырта алмый.

Тибетның барлыкка килүе риваятьләре үзгәртү

Беренсе патша Ньяти-цэнпо (Gnya'-khri-btsan-po) күктән төшкәнме, Һиндстаннан килгәнме - аны илаһ сыман күреп зурлыйлар. Ул һәр чак күк белән җеп аша сөйләшеп торган, үлмәгән, ә шул җеп буйлап күккә менеп киткән. Риваять патша Дигум-цэнпо (Dri-gum-brtsan-po) ата караучысы белән сугышып киткән дә, күккә бәйләнгән җебе өзелеп, үтерелгән. Дигум-цэнпо һәм башка патшалар гади кешеләр кебек үлгән, аларны яндырып җирләгәннәр.

Лхатотори Ньянцэн (Lha tho-tho-ti gnyan-btsan) идарәсендә күктән изге язмалар tsinta ma ni’i gzungs («Чинтамани-дхарани») һәм spang bkong phyag rgya ma төшә. Күк елъязмада бәлки бу күккә табынучылар (Бон дине) уйлап чыгарылгандыр, гамәлдә аларны Буддхаракшита (Лосэмцо) һәм тәрҗемәче Литэсэ алып килгән дип хәбәр ителә.

Тибет империясе үзгәртү

Тибет тарихы VII - XI гасырларда җентеклерәк сурәтләнгән, империя ул мәл көньякта Бенгалиядан башлап (Һинд океаны) төньякта Монголияга кадәр җирләрне биләп яткан. Иң куәтле чагында империяга хәзерге Бангладеш, Ассам, Бутан, Аракан җирләре кергән.

Тибетлар Һиндстанга караганда Кытайга күбрәк каршылык күрһәткән.

Тарихта тәүге телгә алыну үзгәртү

Тибет тарихта Клавдий Птолемей «География»сендә βαται дигән атама белән телгә алынган, грек транскрипциясендә - Bod. Алга таба Тибетны Кытай текстларында Fa дигән атама белән язганнар. Тибет тарихында башка чыганаклар белән дә расланган язма патша Намри Сонгцене (Gnam-ri-slong-rtsan) турында, ул Кытайга җиденче гасырда илче җибәргән булган (Beckwith, C. Uni. of Indiana Diss. 1977).

Ярлунг династиясе үзгәртү

Ярлунг династясе турында Сонгцен Гампо патша идарәсе вакытыннан языла башлаган.

Сонгцэн Гампо идарәсе (617 - 650 ) үзгәртү

 
Патша Сонгтсен Гампо ( Йерпа мәгарәсе)

Патша Сонгцэн Гампо чорында Тибетка буддизм килә.

Сонгцен Гампо Кытайдан император кызын сораткан, әммә кире кагылган. Шунда ул Кытайга каршы яу ачкан һәм Кытай император ризалашырга мәҗбүр булган. 640 елдагы никахтан соң Тибет белән Кытай арасында озак тынычлык урнаашкан.

663 елда тибет армиясе Тогон дәүләтен басып алган.

Сонгцен Гампо үлгәннән соң власть оныгына күчә, гамәлдә ил белән министр идарә итә башлый, ә буддизм көчсезләнә.

Трисонг Децен идарәсе (755—797) үзгәртү

Патша Трисонг Децен илдә Будда тәгълимәтын торгыза, Һиндстани бөек һинд гуруларын чакыра, санскриттан тәгълимат текстларын тәрҗемә итә һәм будда сангхасы оештыра. Үзәк Тибетта Самье монастырь университеты ачыла, ул һамангача буддизмның мөһим үзәкләренең бересе булып кала.

Трисонг Децен чорында атаклы Самье монастыренда Кытай монахы Хэшан һәм тантрасы Камалашила арасында ике еллык дискуссия була. Патша Трисонг Децен диспутта Камалашида җиңүен игълан итә, шуннан бирле Тибетта тантралы буддизм ныклы колач ала.

Идарә итә башлаганда империя бөлгенлектә була, ил чигендә болганышлар була, көнбатышта гарәпләр якынлаша. 763 елда Трисонг Децен Кытай Кысымына җавап итеп 200 меңлек сугышчы белән Кытай башкаласы Чанъанга барып җитә. Кытай императоры качып китергә мәҗбүр була. 783 елда солых төзелә, Тибетка Кукунор җирләре бирелә.

Трисонг Децен көнбатышка, Оксус елгасы ягына да барып карый, анда гарәп хәлифе Һарун әл-Рәшид белән бәрелешә. Хәлиф Кытай императоры белән Тибетка каршы килешүгә керешә, нәтиҗәдә Трисонг Децен экспансиясе туктатыла. Алга таба 797 елга кадәр Трисонг Децен ике якта - көнбатышта гарәпләр, төньяк һәм көнчыгышта Кытай белән сугышлар алып бара.

Ралпачан идарәсе (815—838) үзгәртү

Ралпачан, Трисонг Децен оныгы, Непалдан, Һиндстаннан, Кытайдан, Кашмирдан осталар чакырып будда храмнары һәм монастырьлары төзеттерә башлый. Ул идарәлеккә монахларга баш министрлар белән бер дәрәҗәдә тавыш бирү хокукы бирә.

Аның чорында дәүләттә будда китаплары санскриттан тибет теленә күпләп тәрҗемә ителә.

822 елда Кытай белән тибетлар биләгән җиренә хокук расланган солых төзелә.

Ралпачана чорында империя көчсезләнә, хәкимлек интригаларга күмелә, Бон дине тотучылар ризасызлык күрсәтә.

Ландарма идарәсе (838—841) үзгәртү

Инкыйлаб булып, патша Ралпачан үтерелә, властька Ландарма килә, ә ул Бон дине тотучылар ягында була, буддистларны эзәрлекли башлый. Монахлар һәм галимнәр тирәнлекләрдә яшеренә яки илдән чыгып китә. Ландарма үлгәч, империя вак патшалыкларга таркала: Гуге, Ладак, Пулань һәм башкалар. Шул мәлдән тибет тарихы бер ничә йөз ел системалы яктыртылмый.

Вакланган Тибет (842—1247) үзгәртү

Ландарма үлгәч тәхет өчен талаш китә. Граждандар сугышы башлана, ул Сакья мәктәбе илгә идара итүне үз кулына алганчы дәвам итә. Ландарманың улымы, энесе Вёсун Лхасаны, ә варисы Юймтэн Ярлунгны яулап ала,шунда үз династиясенә нигез сала[4]

Вёсуна улы Пэлкорцэн (Пэл Корцэн) үзәк Тибетның зур өлешен кулында тота, ике ул үстерә. Тикьимдин улы югары Нгарига китеп, Үзәк Тибеттың дәрәҗәле кызына өйләнә, аннан көнбатыш династия китә[5]

Тибет Империясе 842 елда таркалгач, борынгы патшалар токымы Ньима-Гон Ладак династиясенә нигез сала. Кайде, аның баш баласы, Мар-юлда (Ладак) идарә итә башлый, ике кече улы көнбатыш Тибетка баш була, Гуге һәм Пу-ран патшалыкларын төзи. Соңрак олы улы Гуге будда монахы булып китә (тибет буддизмының икенче этабы). Кече улы Сон-э дәүләт эшләрен башкара; аның уллары династияне дәвам итә[6]

Үзәк патша власте үзәк Тибетны 842 - 1247 елларда бөтенләй контрольдә тотмый, тик буддизм Камада ныгый даты 2009 елның 2 август көнендә архивланган.</ref>), Буддизм төньяк-көнчыгыш Тибетта та торгызыла. Вёсунның бер варисы 10 егетне Гёнпа Рабсэлга укырга җибәрә. Яшь галимнәр 1042 ел башында Атишины чакырып китерә һәм Буддизмны көньяк Тибетта таратуга ирешә. Бу төбәктә тәгълимат көчле була һәм Сакья монастыре-мәктәбе ачыла (1073)[7] Алга таба ике гасырда Сакья сәяси, дини һәм мәдәни планда алга чыга. Монастырь Цурпху 1155 елда төзелә.

Төньяк-көнчыгышта ( Тибет тан-тибет сугышларында яулаган җирләр) Гусыло дәүләте барлыкка килә.

Тибет теократиясе үзгәртү

Буддизмны торгызү үзгәртү

Ландарма үлгәч, Тибет берничә кенәзлеккә таркала.Буддизм эзәрлекләнми, әмма үзәк хәкимлектән яклау тапмый. Вёсун һәм Пэл Корцэн храмнар һәм монастырьлар төзүне дәвам итә.

Камнан монахлар килгәч, инаныч куәтләнә башлый. Буддизм 901—1009 елларда көчсезләнеп калган була. Яңа галимнәр килә, алар храмнар төзетә. Дин Камсун Сан-кханда монах общиналары барлыкка килә. 978 елда У-Цангадан алтаудип аталган төркем килә һәм күпләрне монахлыкка кабул итә.

Пэл Чувори скитында өч монах булган[8] алар Винае китапларын алып көнбатыш Тибетка Качкан. Төндә генә атлап, алар Арига барып җиткән (Тибет)|Ари. шуннан Уйгырстанга барып җиткән булырга тиешләр.

Монгол империясе Юань үзгәртү

Күренекле Тибет будда остазларының бер никадәре монгол хәкимнәре сарайларында көн күрә. Бу Тибетны монголларның тар-мар итеп бөтүеннән саклап кына калмый, тибет традицияләрен монгол халыклары арасында да тарата, күчмәләрнең тормышын рухи якка үзгәртә

 
Хан Һүбиләй

1227 елда Чыңгыз хан гаскәрләре Тангут дәүләте Си Сяны тар-мар итә, анда туры идарә урнаштыра. 1239 елда Бөек хан Угедей улы Годан-хан Тибетка хәрби разведка җибәрә. Анда барган Дорда-дархан Тибетта бер ничә будда мәктәбе булуын, иң йогынтылысы Сакья мәктәбе икәнен хәбәр итә.

1245 елда Годан сараена аның чакыруы буенча Сакья мәктәбе җитәкчесе Сакья-пандита (1182—1251) үзенең үсмер туганы Пагба-лама белән килә. Сакья-пандита атаклы буддист остаз, будда традицияләре буенча күп китаплар язган була. Ул Годан сараенда калып, буддизмның гуманистик нигезләренә өйрәтә. Ул Монгол империясе белән Тибет арасында тынычлык, тотрыклылык булуга йогынты ясап тора. Чыңгыз хан Ясасына ярашлы яшәгән монголлар бар диннәргә ихтирам белән караган, монастырь һәм чиркәүләрдән салым алмаган, шуңа аларга бу аңлаешлы булган . Аерым дөньяви хәкимнәрнең салым түләмәве Тибетка 1251 елда гына, Сакья-пандита үлгәч кенә, һөҗүм итүгә китергән.

1253 елда Сакья-пандитаны булачак император Һүбиләй Пекинга чакырган булган, әмма ул үлгәч, үсмер Пагба-ламаны җибәрә. 1260 елда Һүбиләй үзен император дип игълан итә, Пагба-лама «дәүләтнең остазы» булып китә. Тибет буддизмның абруе бар Монгол империясендә үсеп китә. Һүбиләй тибет буддизмын Кытай мәдәнияте даосизм һәм конфуцианлыгын кертмәс өчен файдалана. Пагба-лама аның кушуы буенча монгол шакмак язуын барлыкка китерә, ул империянең барлык телләре өчен ( монгол, тибет, уйгыр һәм Кытай) кулланылырга тиеш була. Һүбиләй Пагба-ламага Тибетта 13 өлкәдә дини башлык булуны йөкләтә, Пагба-лама дөньяви хакимияте тәгаенли алган. 70 ел чамасы Тибет теократик дәүләт була. Монголлар Тибетка чираттагы һөҗүмне 1281 елда ясый, чөнки Пагба-лама ул үзе тәгаенләгән дөньяви хәким Гунга-Сангпо агулап үлергән дигән хәбәр килеп җитә.

Һүбиләй чорында Тибетта бер ничә тапкыр халык исәбе алына, Сакья монастыре белән Ханбалык (Пекин) арасында 27 ям (почта) станциясе эшләтә. Монгол императорлары монастырьлар ремонтлауга акча бүлә торган булган.

Карма Кагью Пекиндагы соңгы монгол императоры Тогон-Тэмур вакытында йогынты ясый башлый һәм Кармапа Ранчжунг Дордже Тогон Тэмурга таҗ кидерүдә була,ә яшь Ролпэ Дордже императорны 3 ел укыта. 1368 елда халык баш күтәреп, Кытай Монгол империясеннән аерыла. Тогон-Тэмур монгол далаларына кача, 1370 елда үлеп кала.

Дрикунг-Кагью шулай ук Тибетта өстөнлек алырга тырыша. 1290 елда Сакья һәм Дрикунг монастыре арасында кораллы бәрелеш була, монголларга кысылырга туры килә һәм Дрикунг яклыларны басылдыра.

Дрикунг Сакьяга Каршы булып кала, монгол империясе хәлсезләнгәч, 1354 елда Дрикунглардан Чангчуб Гьялцен Тибетның дөньяви җитәкчесе булып китә.


Гэлуг мәктәбе күтәрелү үзгәртү

 
Лхасада Потала сарае

Гэлуг мәктәбе күтәрелүдә бүгенге калмыкларга тугандаш хошутлар зур роль уйный. Алар 1636 елда Кукунор күле буенда төпләнеп Кала һәм Хошут ханлыгы төзи. Гуши-хан ( хошутлар хәкиме) тибет буддизмын кабул иткән була, аларны «сары башлыклар» дип йөртәләр (бу мәктәп остазлары шундый башлык кия). Гуши-хан 1642 елда Далай-лама V -не үзәк Тибет буддистларының төп җитәкчесе дип игълан итә, үзе 1656 елда вафат булганга кадәр аның янындагы дөньяви хәким булып тора.

Мин Кытай империясе үзгәртү

 
XVII гасыр Тибет танкасы. Мин сарае бүләк буларак шундый танкаларны кертеп тибет товарларын алган һәм җавап итеп Тибет илчеләренә бүләк биргән.[9][10]

Тибет белән Кытай арасында формаль сюзеренитет булган дигән гипотеза бар. Әмма император Цзяцзин (1521—1567) буддизмны түбән куеп конфуцианлыкны көчләп кертүе ризасызлык уята[11][12][13]. Һельмут Һоффман миннар Тибетта номиналь рәвештә генә хәким саналган дип исәпли[14]. КХР авторлары Ван Цзявэй һәм Ньима Гьялцен киресен исбатлый,тибетлар Пекинга император кулыннан титул алырга килгән[15]. Мелвин С. Голдстейн Мин династиясе Тибетка ныклы йогынты ясый алмаган дип яза[16] Икенче тарихчылар Мин сарае белән тибет ламалары арасындагы дини бәйләнешләргә игътибар итәргә кирәк дип саный[17][18]. Башка берәүләр сәүдә бәйләнешләренә басым ясый,даими рәвештә атларга ихтыяҗ кичергәнлектән династия Мин Кытай чәенә алмаштырып алган дип раслыйлар[19][20][21][22][23][24]

XIV гасырда Тибетка кораллы һөҗүмнәр эшләп караганнар, әмма халык һәр чак каршы торып, аларны үткәрмәгән[25][26]. Патрисия Эбрей, Томас Лэйярд, Ван Цзявэй һәм Ньима Гьялцен Мин империясе, монголлардан аермалы, тибет территориясендә даими гарнизоннар тотмаган[22][27][28]. Император Ваньли (1572—1620) 1578 елдан күршеләре белән монгол-тибет альянсы кебек мөнәсәбәтләр булдырырга тырышкан[11][29][30][31][32]. XVI гасыр ахырында Гэлугны яклау сылтавы белән монголлар даими Амдога агылган, нәтиҗәдә Гуши-хан (1582—1655) 1642 елда Тибетны буйсындырган[11][33][34][35]

Күпчелек тарихчылар фикеренчә, Тибет Мин империясе өлеше булмаган. Тышкы буйсындыру атрибутлары Кытай императорын үз халкы алдында Дөнья хакиме итеп күрсәтү өчен генә кулланылган. Мин династиясенә "буйсынганнар" исемлегендә Кытай белән хәтта уртак чиге дә булмаган 100-ләп территория күрсәтелгән: Бадахшан, Гарәбстан, Сәмәркәнд һәм башкалар [36] Сәүдәгәрләр, илчеләр һәм башкалар килгән дәүләтләрнең барысы да "буйсынган" дип игълан ителгән.

Цин Империясе үзгәртү

Мин империясе таркалгач, Кытайны маньчжурлар яулап ала һәм ул Цин империясе өлеше булып китә. Маньчжур императоры Айсиньгиоро Сюанье Тибетны буйсындыру уе белән яши. 1705—1710 елларда Тибетта хошут хәкиме Лхавзан-хан белән тибет регенты Санчжай Чжамцо арасында таркаулык башлана.

Джунгар ханлыгында хәкимлеккә Цэван Рабдан утыра. 1715 елда Цин империясе һәм Джунгар ханлыгы арасында сугыш чыга.

Цэван Рабдан үзенең вассалы Цэрэн Дондуб ярдәмендә 1717 елда Тибетны яулый. Сюанье шуноң белән файдаланып, 1720 елда ике колонна һәм тибет ополчениесын ойратларга каршы җибәрә. Ойратлар Тибеттан китә, Цин империясе исә Үзәк Азиядә йогынтысын көчәйтә. Ойратларны кугач, маньчжурлар Лхасада ике меңлек монгол гарнизоны калдыра. Тибет хөкүмәте белән яңа Далай-лама 1723 елга кадәр аның коменданты кулы астында кала.

Киләсе маньчжур императоры, Айсиньгиоро Иньчжэнь Тибетта контрольне көчәйтә бара. 1723 -1727 елларда цин гаскәре Лхасадан чыгарыла. Тибетта үзара тарткалашу китә.Боларны бастырыр өчен Иньчжэнь Тибетка 15 мең гаскәр җибәрә. Алар килүгә аристократ Полонай үзенең тугыз меңлек армиясе белән халыкны тынычландырган була. Моның өчен 1728 елда аңа кенәз титулы һәм илгә идарә итү хокукы бирелә. Тибетны контрольдә тотар өчөн Иньчжэнь Лхасада ике цин резидентын һәм бер меңлек гарнизон калдыра.

Эчке вакыйгалар Тибетта маньчжур хәкимлеген император Айсиньгиоро Хунли вакытында тагын көчәюгә китерә. Маньчжур контроленнән котылыр өчен Полонайның улы яшерен генә гәскәр җыя. 1750 елда маньчжур наместниклары Чжурмэд-намчжалны үтерә. Лхаса халкы баш күтәреп, маньчжурларга каршы чыга. Җавап итеп Хунли Тибетка өченче тапкыр гаскәр җибәрә. 1751 елда илне таркатыр өчен ул идарәне дүрт министр-хәкимгә бирә, аларны Далай-ламага буйсындыра. Хан һәм кенәз титуллары бетерелә. Цин гарнизоны арттырыла.

Тибетның үз акчасы булмый, непал акчасы мохар кулланыла. 1769 елда Непалда яңа акча чыгарыла. Тибетта яңамохар кертү турында сөйләшүләр башлана, тик ул нәтиҗә бирми. Непал 1788 елда Тибетка каршы сугыш башлый, илне талый. Тибетка ярдәмгә Кытай-маньчжур гаскәре килә һәм Катмандуга җитә. 1792 елда Непал хәкиме Тибет чигенә үтмәскә, таланганнарны кире кайтарырга бурыч ала, һәм үзен Цин империясе ясакчысы дип таный.

1792 ел җиңүен Хунли һәм Хэшэнь Тибетта маньчжур йогонтысын алга таба да ныгытуга файдаланалар. Цин наместниклары Далай-лама һәм Панчен-лама белән бер дәрәҗәгә күтәрелә. Маньчжур резидентлары алар белән идарә итүгә барып җитә. Монгол һәм Кытай гарнизоннары нык арта. Тибетка башка илләр йогынтысы булмасын өчен цин императорлары аларны дөньядан изоляциядә калдыра. Кайбер авторлар әйтүенчә, цин императорлары югаргы тибет иерархлары белән «чой — йонг» (остаз — яклаучы) мөнәсәбәтендә булган, Тибет аерым дәүләт булып калган; цин чорында тибетлар үзләре дә шундый фикердә булган[37][38][39][40]

Тибет Зур уенда үзгәртү

Азияне, Тибетны Бөек Британия һәм Рәсәй державалары колониаль мәнфәгатьләре объекты итеп күрә. Зур уенда 1903—1904 елларда Тибетка Френсис Янгхазбенд командованиесе астында үткәрелгән британ экспедициясе Тибет өчен көрәшнең кульминациясе булып сыга. 1906 елда инглизләр Тибетка янә бер тыныч миссия оештыра. Шул елда ук Тибет буенча инглиз-Кытай конвенциясенә кул куела. Ул Тибетка Цин империясе сюзеренитетын таный . Инглизләр Тибетны аннексияләмәскә һәм аңа идарә итүгә кысылмаска килешә. Цин Империясе Тибетка идарә итүгә чит дәүләтләрен кысылдырмаска бурыч ала. 1907 елда Тибетка урыс-инглиз мөнөсәбәтләре инглиз-урыс килешүе белән көйләнә (1907).Ике якта Цин империясенең Тибетка сюзеренитетын таный. Кытай Тибетка туры идарә итә башламакчы була. Нәтиҗәдә Тибетка янә бер цин экспедициясе җибәрелә (1910). 12 февральдә экспедиция Лхасаны ала. 25 февральдә маньчжурлар рәсми рәвештә Далай-лама XIII вазифасын салуын игълан итә, ул Британ Һиндстанының төньяк-көнчыгышына Сиккимга кача. Кытайдагы революция Тибеттан 1912 ел азагына Кытай гаскәрен чыгаруга китерә.

Бәйсезлек игълан итү үзгәртү

1911 елда Цин империясендә Синьхай революциясе башлана. Аның максаты маньчжур династиясеннән котылып, милли хань дәүләте төзү була. Кытайның провинцияләре һәм җирләренең губернаторлары бер-бер артлы Пекиннан бәйсезлек турында игълан итә башлый. Тибет белән Монголия да үзләрен Цин империясенә бәйле, әмма Кытайның өлеше түгел дип белдерә[41][42] Мөһим дөнья державалары моны Кытайның эчке эше дип саный, нейтралитет тота. 1911 елда Монгол милли революциясе юлы белән Цин империясеннән бәйсезлек алган Монголия белән Тибет кына (1913) бер-берсен таный һәм үзара килешү төзи.

Икенче дөнья сугышы чорында Тибет үзгәртү

Сугыш алдыннан Тибетка Френсис Янгхазбенд фатихасы белән өч тапкыр немец натуралисты Эрнст Шефер килеп китә. Тибет сугыш чорында нейтралитет тота. Тибетның монда да Кытайдан бәйсезлек сәясәте прецедент булып чыга. Бу чорда Лхасага вермахт офицеры Генрих Харрер килеп чыга, ул британ лагереннан качкан булып чыга. Илья Толстой экспедициясе булып китә, ул Һиндстаннан Тибет аша Кытайга корал ташу мөмкин түгеллеген ачыклый.

КХР составында үзгәртү

1950 елда Кытай халык-азатлык армиясе Чамдо Тибет районына үтеп керә. 1951 елда Далай-лама XIV үз вәкаләтен арттырып, Пекин белән Тибетны тыныч юл белән азат итү турында килешүгә кул куя, анда Кытайның Тибетка хокуклары язылган була[43]. 1951 елдың 24 октябрендә Мао Цзэдунга Далай-Лама исебелән телеграмма китә[43].

Тибетта Кытайлар «изге эштәр белән дуслар табу» тактикасы алып барыла. 1956 елда Тибет автоном районы булдыру буенча Әзерлек комитеты оештырыла. 1950-нче еллар уртасыннан тибет җирләрендә реформаларны тизләтү башлана,күпләп репрессияләр була.Тибет баш күтәрүе башлана (1959), ул Үзәк Тибетка барып җитә. Баш күтәрүчеләрдә бастыру бара, ил талана, халыкны репрессиялиләр, кыралар. Будда статуялары Кытайга алып кителеп эретелә, асылташтары алына, монастырьлар җимертелә. 1959 елда «демократик реформалар» үткәрелүе, аның барышында «артта калган феодаль-крепостной режим» бетерелде дип хәбәр ителә[44]

Тибет хакимнәренең бер өлеше Далай-лама XIV һәм меңнәрчә башка тибетлар белән качып китә. 1959 елдан Һиндстанның Дхармасала Каласында Тибетның сөргендәге хөкүмәте эш алып бара. 1965 елда рәсми рәвештә Тибет автоном районы (ТАР) игълан ителә. Кытай Тибетны ныклы үзләштерүгә, Кытайлаштыруга тотына. Тибетта күп гаскәр кертелә, этник Кытайлар шунда күченә.

Кытайдагы 1966 елгы мәдәни революция вакытында монастырьлар һәм храмнар тоташ диярлек кырылган була, буддизм сәнгате һәм китаплары юкка чыгарыла, монахлар репрессияләнә[45]

2008 елда Тибетта болганышлар була. Монахлар Далай-ламаның Һиндстанга куылуы еллыгына тәкъдим итеп тыныч митингына чыга, шуннан фетнә китә. Сычуань провинциясендә Кытай полиция участогына һөҗүм була[46] Митингны куганда Кытай полициясе корал кулланган дигән мәгълүматлар да бар. Кытай ягы моны кире кага [47]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Археология Тибета(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  2. Чогьял Намкай Норбу. Драгоценное зеркало древней тарихи Шанг-Шунга и Тибета. Москва, изд. Шечен-Ганга
  3. Кузьмин С. Л. Скрытый Тибет. история независимости и оккупации. С.Петербург, изд. А. Терентьева, 2010, с.14-25. [1]
  4. Tsepon W. D. Shakabpa, Tibet, a Political History (New Haven: Yale, 1967), 53.
  5. Petech, L. The Kingdom of Ladakh. (Serie Orientale Roma 51) Rome: Instituto Italiano per il Medio ed Estremo Oriente, 1977: 14-16
  6. Hoffman, Helmut, «Early and Medieval Tibet», in Sinor, David, ed., Cambridge History of Early Inner Asia Cambridge: Cambridge University Press, 1990), 388, 394. Shakabpa, 56.
  7. Grunfeld 1996, p37-38. Hoffman, 393. Shakabpa, 54-55.
  8. Их называют «Три учёных из Тибета» Bod kyi mkhas pa mi gsum . Они похоронены в Синине
  9. Information Office of the State Council of the People’s Republic of China, Testimony of History, 73.
  10. Wang Jiawei & Nyima Gyaincain, The Historical Status of China’s Tibet (China Intercontinental Press, 1997), 39—41.
  11. 11,0 11,1 11,2 Wylie, 470.
  12. Wang & Nyima, 1—40.
  13. Laird, 106—107.
  14. Hoffman, 65.
  15. Wang & Nyima, 37.
  16. Goldstein, 4—5.
  17. Norbu, 52.
  18. Kolmas, 32.
  19. Kolmas, 29.
  20. Chan, 262.
  21. Norbu, 58.
  22. 22,0 22,1 Laird, 137.
  23. Wang & Nyima, 42.
  24. Dreyfus, 504.
  25. Langlois, 139 & 161.
  26. Geiss, 417—418.
  27. Ebrey (1999), 227.
  28. Wang & Nyima, 38.
  29. Kolmas, 30—31.
  30. Goldstein, 8.
  31. Laird, 143—144.
  32. The Ming Biographical History Project of the Association for Asian Studies, Dictionary of Ming Biography, 23.
  33. Kolmas, 34—35.
  34. Goldstein, 6—9.
  35. Laird, 152.
  36. List of tributaries of imperial China
  37. Smith, W.W. 1997. 'Tibetan Nation. A History of Tibetan Nationalism and Sino-Tibetan Relations'. Boulder: Westview.
  38. Sperling, E. 2004. 'The Tibet-China conflict: history and polemics'. — Policy Studies, v. 7 (Washington, East-West Center). — http://www.eastwestcenterwashington.org/publications/publications.htm 2020 елның 23 октябрь көнендә архивланган..
  39. 'The Mongols and Tibet. A Historical Assessment of Relations Between the Mongol Empire and Tibet'. 2009. DIIR Publ.
  40. Van Walt van Praag, M.C. 1987. 'The Status of Tibet: History, Rights, and Prospects in International Law'. Boulder, Colorado: Westview Press.
  41. Кузьмин С. Л. Скрытый Тибет. История независимости и оккупации. С.-Петербург: изд. А. Терентьева, 2010, с.86-112, 466—496, 502—504
  42. Van Walt van Praag M.C. 1987. The Status of Tibet: History, Rights, and Prospects in International Law. Boulder, Colorado: Westview Press, p.188, 320—321.
  43. 43,0 43,1 Кузьмин С. Л. 2010. Скрытый Тибет. История независимости и оккупации. С.Петербург: изд. А. Терентьева, с.195-196
  44. От народного восстания до Культурной революции
  45. Культурная революция в Тибете
  46. Tibet unrest spreads beyond Lhasa
  47. Troops 'did not shoot Tibetans'

Әдәбият үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Тибетский буддизм
  • Зона ахимсы
  • История европейского исследования Тибета

Сылтамалар үзгәртү