Теш кариесы — киң таралган авыру. Дөньяның төрле илләрендә ул 80 %, хәтта 99 % ка кадәр кешеләрнең тешләрен зарарлый. Бу халәт ва­ кытында тешләрнең каты тукымалары бозыла. Авыруга китерүче сә­ бәпләр — йөкле вакытта ана кешенең сыйфатлы тукланмавы, сабыйны ясалма тукландыру яки дөрес тукландырмау, баланың озак һәм еш авырып торуы, А, В1 В6, В3 витаминнары җитешмәү, ризыкта һәм эчә торган суда төп микроэлементларның аз булуы. Болар барысы да тешләрнең үсешенә һәм минераллашуына тискәре йогынты ясый, тешләрнең кариес белән зарарлануына китерә. Тешләрнең күп санлы кариес белән бозылуы организмның көчсезләнүенә һәм гомуми авыруларның бик еш кабатланып торуына сәбәп булганлыгы да билгеле. Кариес барлыкка килүдә урынлы факторлар, төкеректәге, авыз куышлыгындагы микроблар эшчәнлеге продуктларының тискәре йогынтысы әһәмиятле роль уйный.

Теш кариесы
Сурәт
Кайда өйрәнелә cariology[d]
Зыян китерә Зубная эмаль[d] һәм дентин[d]
Саклык белгечлеге Стоматология
Дәвалануда кулланыла торган дару aluminum chloride hexahydrate[d][1], фторид натрия[d], фторид олова(II)[d] һәм Amine Fluoride[d]
Генетик бәйләнеш SCN9A[d][2], BOC[3], SIDT1[4], APBB2[5], RPS6KA2[6], CHST9[d][7], ADAMTS3[d][8], ABCB5[d][9], SLC25A10[d][10], PROM1[11], EXOC2[12], LYZL2[d][13], PCDH9[14], ATXN7L1[15], NT5DC1[16], CTNNA3[17], MYO16[18] һәм MPPED2[19]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/dental-caries[20]
ICD-9-CM 521.0[21][22], 521.07[21][22], 521.00[21][22] һәм 521.06[22]
ICPC 2 идентификаторы D82
NCI Thesaurus идентификаторы C52593[21]
 Теш кариесы Викиҗыентыкта

Балаларның тешләре бозылуы баллы әйберләрне артык күп ашаудан килә дигән фикер таралган. Монда хаклык та бар. Конфет һәм баллы ризыкларны иртәнге һәм төшке аш арасында ашау бигрәк тә зыянлы.

Балаларның аппетиты югала, нәтиҗәдә, туклануның сыйфаты кими.

Балалар барлык кирәкле туклыклы матдәләрне ала алмыйлар, бу үз чиратында тешләрнең минераллашуына тискәре йогынты ясый. Статистика күрсәткәнчә, конфетлар, леденецлар белән артык мавыккан балаларның тешләре кариеска тизрәк бирешүчән икән.

Кариес ничек барлыкка килә соң? Алдан теш эмаленең өслеге зарарлана, анда «акбурлы тап» (меловое пятно — кариесның башлангыч стадиясе) барлыкка килә. Бу процесс авыртусыз бара, кагыйдә буларак, аны сизмиләр.

Авыруның бу стадиясендә туклану режимын үзгәртеп, витаминнарга, фосфор һәм кальций тозларына бай (эремчек, балык, борчак һ.б. ризыклар) ашасаң, әзер кальций, фосфор препаратларын куллансаң, теш бозылу процессын туктатып торырга була әле. Шушы ук периодта тешләрне составында фтор, фосфатлар, стронций булган махсус теш пасталарын кулланырга кирәк.

Әгәр теш бозылуы дәвам итсә, микроблар тәэсире белән теш алга таба җимерелә, аның өслегендә тишек ясала. Авырту сизелә башлый: салкынга, баллыга, кайнарга, тозлы ризыкларга, суга реакция барлыкка килә.

Авыруның бу стадиясендә тешкә пломба салу, авыртудан, тешнең алга таба җимерелүеннән коткара. Дәвалау никадәр алданрак башкарылса, шуның кадәр яхшырак.

Әгәр шушы периодта табибка бармасаң, теш җимерелүен дәвам итәчәк, микроблар дентин аша пульпага кереп, аны ялкынсындыралар, бу пульпит дигән авыруга китерә. Бу чир авыруларның хәтеренә үзәккә үтәрдәй көчле авыртуы белән кереп кала. Тешне вакытында дәваламаганда, ялкынсыну процессы сөяк өслеге (надкостница) ялкынсынуына—периоститка китерә.

Алга таба процесс тешне алып ташларга мәҗбүр итәргә мөмкин. Онытмагыз, вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә, тешне саклап калырга була. Дәвалаудан куркырга кирәкми. Хәзерге заман чаралары һәм ысуллары тешләрне авыртусыз дәваларга мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. NDF-RT
  2. Phenocarta
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. Phenocarta
  17. Phenocarta
  18. Phenocarta
  19. Phenocarta
  20. https://fr.dentist/kb/dental-caries/
  21. 21,0 21,1 21,2 21,3 Disease Ontology — 2016.
  22. 22,0 22,1 22,2 22,3 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.