Терәк-хәрәкәт системасы
«Хәрәкәт — тормыш ул», — дигән бер акыл иясе. Дөрестән дә кеше та бигать тарафыннан хәрәкәттә яшәргә «хөкем» ителгән. Дөньяга килеп дүрт ай узамы-юкмы, бала йөри алмаса да, кирәк-яракларына үрелә, төрле әйберләрне тота, хәрәкәтләнергә тырыша.
Терәк-хәрәкәт системасы | |
NCI Thesaurus идентификаторы | C12754 |
---|---|
Терәк-хәрәкәт системасы Викиҗыентыкта |
Без ничек хәрәкәтләнәбез соң: ничек йөгерәбез, йөрибез, сикерәбез, үрмәлибез, йөзәбез, турая, борыла, бөгелә торган хәрәкәтләрне көн саен ничек ясыйбыз? Моның барысын да сөяк-мускул системасы башкарырга мөмкинлек бирә. Аңа сөякләр, аларны тоташтыра һәм бәйли торган тукы малар һәм мускуллар керә. Баш, очлык, гәүдә сөякләре гәүдәнең каркасын— скелетны хасил итәләр. Мускуллар һәм тоташтыргыч тукымалар — «йомшак скелет»ны барлыкка китерә. Сөякләрнең төп функциясе — терәк булу: алар барлык органнарны үзләренә билгеләнгән урында тоталар һәм гәүдә авырлыгын күтәреп торалар. Мускуллар һәм тоташтыргыч тукымалар белән бергә, скелет безгә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә.
Моннан кала алар бөтенесе бергә эчке органнарны һәм тукымаларны зарарланудан саклыйлар. Организмда барлыгы 10-15 кг сөяк бар: аларның озынлыклары — 3 мм дан алып (урта колактагы өзәңге сөяк), 70 см га кадәр (бот сөяге). Кул-аякларның каты нигезе озын көпшә сөякләрдән тора, алардан иң зурысы — бот сөякләре. Икенче төр кыска көпшә сөякләр — куллардагы чук сөякләре һәм аякларның табан сөякләре.
Кеше гәүдәсендә көпшәк сөякләр дә бар. Мондый сөякләрне табанның балтыр белән (7 тубык сөяге), чук сөягенең беләк белән тоташкан урын нарында (8 беләзек сөяге) күрергә була.
Күп кенә көпшәк сөякләр яссы була (күкрәк сөяге, кабыргалар, баш сөяге), алар эчке органнарны, баш миен бәрелүдән, җимерелүдән саклыйлар. һава үткәрергә сәләтле сөякләр куыш эчле булу белән башкалардан аерылып тора. Алар баш сөягенең бит өлешенә урнашкан. Бу сөякләрнең авырлыгы аз, әлеге үзенчәлек башны туры тотарга ярдәм итә, эчләре куыш булу даими җылы температура сакларга мөмкинлек бирә.
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләне викиләштерергә кирәк. Зинһар, мәкаләне Википедия кагыйдәләре буенча төзәтегез.
|
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |