Тел (анатомия)
Тел (лат. lingua) – тәм, сөйләм, азыкны болгату һәм йотуы өчен җавап бирүче мускуллы әгъза. Телне 3 өлешкә бүләләр – тамыр, гәүдә һәм оч.
Тел | |
---|---|
![]() | |
Кан килү | тел артериясе[d] һәм ascending pharyngeal artery[d] |
Кан китү | тел венасы[d] |
Идентификаторлар | |
TA | A05.1.04.001 |
FMA | 54640 |
Тел очыҮзгәртү
Тел очы (apex linguae) алдагы тел өлеше.
Тел тамырыҮзгәртү
Тел тамыры (radix linguae) аскы казналыкка өстән һәм тел асты сөягенә астан беркетелә.
Тел гәүдәсеҮзгәртү
· Тел гәүдәсендә (corpus linguae) өске өслек – тел сырты (dorsum linguae) һәм аскы өслек бар.
· Тел кырыйлары (margo linguae) тел сырты һәм аскы өслек арасында урнашкан.
· Тел сырты
- Телнең урта сыры (sulcus medianus linguae) тел сыртында очыннан алып сукыр тишеккә кадәр сузыла (аста кара). Тел эчендә вертикаль (сагиталь) яссылыкта фиброз пластинка урнашкан – тел коймасы (septum linguae).
- Тел сырты алгы һәм арткы өлешкә (pars anterior, posterior) V-сыман телнең чик сыры (sulcus terminalis linguae) белән бүленә. “V” хәрефенең ике «аягы» уртада чокырчыкта тоташа – телнең сукыр тишеге (foramen caecum linguae). Сукыр тишек урыны – яралгыга калкансыман биз нигезен биргән уем.
- Сыртның алгы өлеше тәм имчәкләре белән капланган:
§ Җепсыман имчәкләр (papillae filiformes) чик сыры алдында урнашкан.
§ Гөмбәсыман имчәкләр (papillae fungiformes) күбрәк телнең башында һәм кырыенда урнашкан.
§ Улаксыман имчәкләр (papillae vallatae), 8-12, чик сырыннан алда урнашкан.
§ Яфраксыман имчәкләр (papillae foliatae) телнең кырыенда урнашкан.
- Тел сыртының арткы өлешендә имчәкләр юк, анда лимфоид төеннәр (noduli limphoidei) урнашып, тел бадәмын (миндалинасын) (tonsilla lingualis/тел бадәмы) бергә тәшкил итәләр.
· Телнең аскы өслеге (рәс. 1.5)
o Телнең аскы өслеге (facies inferior linguae) телнең лайлалы катлавы (tunica mucosa linguae) белән капланып, авыз куышлыгы лайласына күчкәндә урта җыерчык – тел йөгәне (ярысы) (frenulum linguae) ясый.
o Йөгәннең һәрбер ягында тагын бер чуклы җырчык (plica fimbriata) урнашкан, ул телнең очына юнәлә
o Йөгәннең һәрбер ягында калкулык – тел асты имчәге (caruncula sublingualis) бар. Анда казналык асты һәм тел асты селәгәй бизләренең чыгару юлларының тишеге урнашкан.
o Тел асты җыерчыгы (plica sublingualis) һәрбер яктан тел асты имчәгеннән башланып, артка һәм латераль якка бара; җыерчык тел асты селәгәй бизе белән ясалып, лайлалы катлау астында урнашкан.
Тел мускуллары (рәс. 1.6) ике төркемгә бүленә – телнең чын мускуллары һәм телнең сөлтәр мускуллары. Телнең сөлтәр мускуллары телне сөлтәр сөякләре белән тоташтыра.
Телнең чын мускулларыҮзгәртү
· Өске буй мускулы (m. longitudinalis superior) тел сыртының лайлалы катлавы астында ята. Телне кыскарта һәм сыртын эчкә таба бөгә.
· Аскы буй мускулы (m. longitudinalis inferior) – тар бәйләм, телнең аскы өслеге лайласының астында ята. Телне кыскарта һәм сыртын кабарынкы итә.
· Телнең аркылы мускулы (m. transverses linguae) телнең коймасыннан алып кырыена таба бара. Телне тар һәм озын итә.
· Вертикаль мускул (m. verticalis linguae) вертикаль сырт һәм телнең аскы өслеге арасында урнашкан. Телне киң һәм яссы итә.
Телнең сөлтәр мускуллары
· Ияк-тел мускулы (m. genioglossus) ияк кылыннан алып тел асты сөягенең гәүдәсенә, телнең тамырына һәм очына кадәр бара. Телне алга тарта һәм аны тагын да яссы итә.
· Тел асты-тел мускулы (m. hyoglossus) тел асты сөягенең зур мөгезләреннән башланып телнең кырыена таба бара. Телне артка һәм аска тарта.
· Без-тел мускулы (m. styloglossus) чигә сөягенең безсыман үсентесеннән башланып телнең аскы өслегенә таба бара. Телне өскә һәм артка тарта.
· Аңкау-тел мускулы (m. palatoglossus) – йомшак аңкау мускулларын кара.
ЧыганакларҮзгәртү
- Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.