Татар халкының гореф-гадәтләре — татарларның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр сакланып калган үзенчәлекләре. Алар бүгенге көндә дә үтәлә. Халыкның гореф-гадәтләре кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра.

Татар халкы борын-борыннан үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә хәзерге татарлар да аны безнең көннәргә кадәр сакланган традиция буларак аерып күрсәтә.

Кыз бала тәрбиясе үзгәртү

Традицион татар гаиләләрендә кызларны кечкенәдән хуҗалык алып барырга, милли ризыклар әзерләргә, никахка керү өчен әзерләнергә өйрәтәләр.

Никах үзгәртү

Традицион татар туйлары мөселман йоласыннан башка узмый. Ул өйдә яки мәчеттә мулла катнашында үткәрелә. Бәйрәм өстәле бары тик татар милли ризыклар: бәлеш, корт, гөбәдия, чәк-чәк, катык, пәрәмәчләр. Кияү түбәтәй кия, кәләш ябык җиңле озын күлмәк кия, башында яулык мәҗбүри.

Дөрес, хәзерге вакытларда килен кияу пилмәне әвәләми. Бу кияү һәм аның гаиләсе өчен кечкенә пилмәннәр. Аларны, гореф-гадәт буенча, килен үзе кулдан әвәләп ясаган. Ни дәрәҗәдә кечкенә пилмәннәр килеп чыгуы, аның ни дәрәҗәдә кайгыртучан хуҗабикә булуын күрсәткән. Һәр пилмән туй балдагы аша узарга тиеш булган.

Туйдан соң, кәләш беренче тапкыр кияү йортына килгәч, каенанасы аның аягы астына мендәр сала, кәләш яңа гаиләгә карата шундый ук назлы һәм йомшак булсын һәм өй буйлап йомшак кына йөрсен өчен. Әлеге йола ярдәмендә кияү әнисе өйдә тынлык һәм тынычлыкны саклап калырга тели. Шуннан соң каенана яшь киленгә тулы бер кашык бал һәм май каптыра, аның сүзләре бал һәм май кебек баллы-татлы булсын өчен.

Исем кушу йоласы үзгәртү

Яңа туган сабыйга исем кушу йоласы мулла һәм мактаулы картлар, туганнар һәм күршеләр чакырып үткәрелә. Кунаклар өчен «аш» өстәле әзерләнә һәм бары тик татар халкының традицион ризыкларыннан гына тора. Мулла баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә. Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.

Корбан чалу үзгәртү

Безнең халыкта ел тәүлегендә үткәрелә торган җәмгыяви бәйрәмнәр арасында иминлек, мул уңыш теләп, күмәкләшеп корбан чалу, корбан итен бергәләп пешереп ашау йоласы аерым урын алып тора. Корбанны җир уңдырышлы булсынга, мал-туар ишәйсенгә, иминлек һәм муллык теләп чалганнар. Сарык, үгез, бозау, сыер корбан итеп чалынганнар. Хайванның сөякләрен теләсә кайда ташламаганнар, аларны җыеп суга салганнар, я җиргә күмгәннәр.

Орлык чыгару үзгәртү

Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар Урта Идел һәм Урал татарларының барысына да хас булган. Казан татарларының күпчелегенә алар орлык чыгару йоласы рәвешендә үткән. Казан татарларында "орлык чыгару” йоласы түбәндәгечә үткәрелгән. Иң башта мунча якканнар. Урамга чыккач, беренче очраган кешегә, юл уң булсын дип, йомырка биргәннәр. Чәчкән вакытта туфракка орлык белән бергә өомыркалар да ташлаганнар, ә беренче чәчү көнендә, басуга чыккан балалар ул йомыркаларны җыя барганнар. Бераздан, җиргә ашъяулык җәйгәннәр һәм бергәләшеп йомырка, өйдән алып килгән башка ризыкларны ашаганнар. Ашап-эчкәннән соң: "Хәерле янгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!” – дип теләк теләгәннәр.

Туй йолалары үзгәртү

Яңгыр теләү йолалары үзгәртү

Бу йолалар, үткәрү-башкару формасы ягыннан төрле булсалар да, барлык татар группаларына хас. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Авыл халкы төрле ярмалардан ботка урманда, басуда, яки су буенда пешергән. Башлар алдыннан намаз укылган. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:

Яңгыр яу, яңгыр яу! Без сорыйбыз Ходайдан, Арыштан, бодайдан, Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре Аз булмасын, күп булсын. Игеннәрнең башлары Ач булмасын, тук булсын.

Каз өмәсе үзгәртү

  Төп мәкалә: Каз өмәсе

Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.


Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.