Тархан (Мордовия)

Тархан — Мордовиянең Темников районы татар авылы. Аксел елгасы өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 30 км еракта. Халык саны – 275 (2012).

Тархан
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Темников районы
Координатлар 54°32'19.010"тн, 43°24'33.941"кнч
Беренче телгә алу 1631
Халык саны 275 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
почта индекслары 431231
Рәсми сайт tarhtem.edurm.ru/p9aa1.html/p9aa1.html
Русча атамасы Тарханы

Сыйфатлама үзгәртү

Авыл советы үзәге, Тарханга Әйки, Янак, Подайкеево, Татар Акашы, Сөендек, Тумсово авыллары карый.

Авыл советы буенча 349 кеше яши (2011). Шулардан 93 пенсионер. Татарлар 205, мукшылар – 96, калганы руслар. 2010 елда 7 бала туган, 4 кеше бакыйлыкка күчкән. 50дән артык Тарханда яшәүче Мәскәү белән Питербурда хезмәт куя.

Күптән түгел авыл аша уза торган юл федераль трассага әйләнгән.

Мәгариф үзгәртү

Төп 9-еллык мәктәбе, яңа таш мәчете бар. Укучылар саны – 58 (2011). Татар мәдәнияте музее оештырылган. Татар теле укытыла.[1][2]

Икътисад үзгәртү

Тархан ААҖ фермаларында 1400 баш мөгезле эре терлек асрала.[3] Ринат Дулатов кош фермасында 2000 баш каз тота.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тархан мәктәбе сайты 2009 елның 16 февраль көнендә архивланган. (рус.)
  2. Тархан мәктәбе 2013 елның 24 июнь көнендә архивланган. (рус.)
  3. Темниковские изв. гәз. 20 май, 2011 ел., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2012-04-26 
  4. На птицеферме Рината Дулатова подрастают 2000 гусят, archived from the original on 2013-06-17, retrieved 2012-04-26 
 
Тархан мәчете