Сөяк сыну — сөякнең бөтенлеге бозылу. Симптомнары — травма булганда специфик шытырдау сизелү, кискен авырту, травма булган урында тире өслегенә мәрмәр төс керү, шешү, зарарланган очлыкның оюы.

Сөяк сыну
Сурәт
Саклык белгечлеге остеология
Диагностика юллары рентгенография[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару teriparatide[d][1] һәм denosumab[d][1]
ICPC 2 идентификаторы L76
NCI Thesaurus идентификаторы C3046[2]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Сөяк сыну Викиҗыентыкта

Зарарланган очлыкның ике буынын йөрмәслек итеп, бер торышта хәрәкәтсезләндерергә һәм сынган урынга салкын куеп, соңармыйча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина учреждениесендә сынган сөякләр йөрмәслек итеп гипс бәйләвеч куела. Сынган очлыкның сөякләре бер- берсенә туры килмәгән очракта, йөк куеп аларны тарттыру таләп ителә.

Сөякләрне бер-берсенә туры китереп булмаса (сыну бик катлаулы булган очракларда), травматологлар операция ясый, махсус металл шиннар куелырга мөмкин. Сөякләр тизрәк ялгансын өчен, дәвалау гимнастикасы, массаж, физиотерапия ысуллары кулланалар.

Травмадан соң катлауланулар булмаганда, сөяк сынган урында, алар 3-5 атнадан ялганырга мөмкин һәм рентген белән тикшергәннән соң, гипстан ясалган бәйләвечне салдыралар. Кул сөякләренең тулысынча ялгануы 6 атнага кадәр сузыла. Аяк сөякләренең тулысынча ялгануы 6 айга кадәр вакыт таләп итә, аннан да озаграк булырга мөмкин.

Тайгак урыннарда егылу бик тиз, ә менә егылмый калу осталык таләп итә.

Мондый вакытта дөрес аяк киеме бик зур роль уйный. Аларның үкчәсе биек булмаска тиеш. Таймас өчен, аяк киеме табанына скотч, лейкопластырь ябыштыру да ярдәм итә. Аяк киеме табаны сырлы итеп, таймый торган материалдан эшләнсә куркынычсызрак.

Бозлавык вакытларда бик озын итәкле кысан кием кимәскә кирәк, чөнки андый кием кая булса да эләгергә мөмкин, йә арттан барган кешеләр аяклары белән басып, егылуыгыз бар. Кыскарак тоткычлы сумка белән йөрүегез уңайлырак. Озын тоткычлы сумка авырлык үзәген үзгәртә һәм хәрәкәтне тоткарлый. Кулларыгызны кесәдә тотмагыз. Аларны бераз читкә аерып йөрү киңәш ителә. Бу—тигезлекне сакларга ярдәм итә. Тротуарның читеннән барыгыз, чөнки аның уртасы шомарак була. Бозлавык булганда иң уңайлысы — бераз сыер сыманрак йөрү: кечкенә адымнар белән, табан астының бар өслегенә басып бару. Әгәр дә егела башлавыгызны сизеп алсагыз, арт санга утыру яхшырак. Бу егылу биеклеген киметә. Куллардагы орчык сөякләр бик тиз сынучан булганга күрә, аларны алга сузарга тырышмагыз! Егылганда бәрелү беләк сөягенә йә иңбашка туры килгәндә куркынычсызрак, янга таба егылу бәрелү көчен киметә.

Егылгач, тиз генә торып китәргә ашыкмагыз! Башны күтәреп, кулларны, аякларны селкетеп карагыз. Зыян күргән булсагыз, хәрәкәтне дәвам итү катлаулануга китерергә мөмкин. Әгәр көчле авырту сизмәсәгез, торып китә аласыз. Йорт түбәләреннән бозлар асылынып торган урыннар тирәсеннән йөрмәскә тырышыгыз. Мондый урыннарда боз кисәкләре төшеп, хәтта үлемгә китерү очраклары бар. Биналар яныннан барырга туры килгәндә, саклык йөзеннән түбә читләренә күз төшереп алыгыз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  2. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.