Сәүдәгәр һәм хәйрияче Хәкимовлар

Габделлатыйф Хәкимов үзгәртү

 
Бөгелмәдә Мөхәммәтшакир Хәкимовның сәүдә йорты. Бүгенге көндә биредә татар иңтимагый үзәге урнашкан. Р.Кадыйров китабыннан
 
Уфада 1911 елда төзелгән Хәкимия мәчете. 1930 елда җимертелгән. Р.Кадыйров китабыннан.
 
Уфада Хәкимия мәчетенең куш манаралары 2019 елда торгызылганнан соң. Интернеттан алынган фото.


Хәкимов Габделлатыйф (Абдуллатиф) 1839 елда Түнтәр авылында игенче гаиләсендә туган. 1858 елда Норма авылы кызы Мөфлихәгә өйләнгән. Бу гаилә җиде бала үстергән. Әмма Мөхәммәтгариф (28 яшьтә), Мөхәммәтзариф белән Бибиәсма яшьли вафат булган. Габделлатыйф яшүсмер чорында ук сәүдәгәрлек эшен башлап җибәргән. Түнтәрдә, күпмедер вакыттан соң Малмыжда, аннары Уфада һәм Оренбурда кибетләр ачкан. Шулай булса да, 1893 елга кадәр исәптә “Түнтәр крестьяны” булып саналган. Бары тик 1904 елда гына гаиләсе белән Уфага килеп төпләнгән. Биредә кызыл мал (мануфактура) һәм бакалея (азык-төлек) белән сәүдә итеп, ул биредә танылу алган. Киң колач белән иганәчелек итү аның дәрәҗәсен тагын да югары баскычка күтәргән.

Хәкимия мәчете үзгәртү

Бу чорда Уфада ике мәчет эшләгән. Өченче Җәмигъ мәчете төзелеше башланган. Габделлатыйф хаҗи (ул Хаҗ сәяәре кылырга өлгергән) шундук мәчет төзелешенә үз өлешен керткән. 1904 елда ук Уфаның икенче бер төркем дин тотучылары тагын бер мәчет төзетү өчен югары даирәдәгеләргә гариза туплаган. Түнтәр сәүдәгәре әлеге Дүртенче мәчетне төзетү чыгымнарын тулаем үз өстенә алган. 1908 елда төзелә башлап, әлеге ике катлы куш (ике) манаралы мәһабәт мәчет ике елда төзелеп сафка бирелгән. Ул заманда ике манаралы мәчет төзетү бары тик үтә дәрәҗәле шәхесләргә генә рөхсәт ителгән. Габделлатыйф әлеге мәчет каршында 300 ир балага исәпләнгән мәдрәсә бинасы да салып биргән. Ул динебез үсеше өчен бервакытта да акчасын жәлләмәгән. Кызлар өчен “Галия” мәдрәсәсе ачылган вакытта ул беренчеләрдән булып иганәчелек иткән. 1912-14 елларда туган авылы Түнтәрдә кызыл кирпечтән өч бүлмәле мәдрәсә һәм бүрәнәдән ике заллы мәчет (Түбәнге мәчет) биналарын төзеткән. Уфа төбәгендә яшәүче милләттәшләребезгә авылдашыбызның ярдәме турында “Соңгы китабында” Әмирхан Еники да язып калдырган. Беренче дөнья сугышы елларында Бөгелмәгә китерелгән яралы солдатлар өчен дә зур күләмдә акчалата ярдәмен кызганмаган ул. 1916 елда Казандагы Харитонов типографиясен сатып алып, анда дини китаплар гына нәшер итү хыялы белән яшәгән. Кызганычка каршы ул тормышка ашмыйча калган. Большевиклар Русияне генә түгел, Хәкимовлар династиясен дә, аның куйган хезмәтләрен дә юкка чыгарган. 1930 елда “Хәкимия” мәчеенең куш манаралары шартлатылган. Гөрселәп аву тавышы белән Уфа халкының күз яшьләре тәңгәл килгән. 75 ел дәвамында мәчет бинасы төрле оешмаларга хезмәт күрсәткән. 18 ел элек Хәкимия дин тотучыларга бирелде. Ниһаять, 2019 елда мәчетнең куш манаралары беренчел рәвештә эшләнеп торгызылды.

Бөгелмәнең хәйрияче "Игелекле бае" үзгәртү

Габделлатыйфның Мөхәммәтшакир исемле улы сәүдәгәрлек эшен Бөгелмә шәһәрендә 1890 елда башлап җибәргән. Арбага кызыл мал төяп килгән. Аның үтә юмартлыгы, шәһәр халкы өчен игелекле булу аның сәүдәсенең гөрләп үсүенә китергән. Халык телендә аны “Хәким бай” дип йөрткәннәр. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан Хәкимовның борынгы сәүдә йорты әле бүген дә шәһәр гүзәллеген сокландыручы беренче санлы архитектура истәлеге булып тора. Минтимер Шәймиев президент булганда, ул реставрацияләнде. Хәзер анда татар мәдәни үзәге эшли. Революциягә кадәр әлеге бинаның икеннче катытынада татар зыялылары өчен синематограф эшләгән. Синематограф – тавышсыз кино күрсәтү аппараты. Мондый аппаратлар беренче булып Казанда, Уфада һәм Бөгелмәдә булган. Биредәгесе нәкъ менә Хәкимов акчасына сатып алынган һәм оештырылган. Ул заманның беренче киносы тавышсыз булса да, сәхнәдә музыкант кадрлар ритмына пианинода уйнаган. Бөгелмә синематографында татар зыялылары тормышын чагылдырган фильмнар да еш күрсәтелгән.

Мөхәммәтшакир Хәкимов шәһәрне матурлау, төзекләндерү өчен дә мөлкәтен кызганмаган. Аның иганәчелеге белән Бөгелмәдә барлыкка килгән ясалма сусаклагыч бүгендә “Хәкимов күле”, шәһәр читендә ул нигез салган парк “Хәкимов урманы” дип атала. Мөзәммәтшакир Бөгелмәдә ак таштан мәчет, рус-татар мәктәбе өчен бина (янкорма) төзеткән, мәктәптә укыту чыгымнарын түләгән. Балалар төшкә кадәр русча, төштән соң татарча укыганнар. М. Хәкимов шәһәр түрәләре алдында да зур дәрәҗәле була. 1913-1916 елларда “гласный уездного собрания” булып сайлана. Бөгелмә төбәгенә кергән авыллардамәчетләр төзү, мөселман балаларын укытуга тоту өчен акчасын жәлләми. Ул 1907-08 елларда Түнтәр авылында да  ак таштан мәдрәсә өчен 3 бүлмәле, 16 тәрәзәле, 140 кв м.лы  бина төзетә. Беренче дөнья сугышы чорында (1916) Бөгелмә шәһәренә китерелгән яралы сугышчыларга зур ярдәм күрсәтә. 1917 елда вокзалдан Бөгелмә үзәгенә кадәр юлга вак таш җәйдерә, вакытлы хөкүмәт эшчәнлегенә игелекле ярдәм күрсәтә.

Уфаның Мактаулы гражданнары үзгәртү

1913 елның 22 октябрьдә чыккан патша галиҗәнабдәре  указы белән Габделлатыйф Хәкимов һәм аның ике улы: Мөхәммәтшакир Хәкимов һәм мөхәммәтнәҗип Хәкимовнарга “Потомственный гражданин” дәрәҗәсендәге мактаулы исем бирелә. Уфа губернасында патша заманында әлеге мактаулы исем бирелгән татарлардан Хәкимовлар гаиләсе бердәнбер булып тора.

Ил белән идарә итү большевиклар кулына күчкәч, Мөхәммәтшакир банктагы җар җайлыгын совет хөкүмәтенә тапшыра.1918 елда Хәкимовның сәүдә йортына 360 кешелек Кызыл армия хәрбиләре килеп урнаша. Шуннан соң Габделлатыйф Хәкимовның һәм аның улы Мөхәммәтшакир гаиләләренең язмышы билгеле түгел. Әтисе белән Уфада сәүдә эшен оештырган Мөхәммәтнәҗип (аның 2 катлы төп йорты һәм сәүдә нокталары Малмыжда һәм Ырынбурда булган) әтисенең туган авылы Түнтәргә кайта. 1930 елда ул гаиләсе белән Себергә сөрелә. Сугыш елларында мобилизацияләнә һә Сурок лагеренда (Мари Иле) ачлыктан һәлак була. Гаиләсе Можга шәһәрендә (Удмуртия) яши. Бер оныгы Эдуард Хәкимов Финляндиядә яши. Фән кандидаты. Рус, татар, удмурт, фин телләрендә аралаша.

Чыганаклар үзгәртү

  • Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008
  • Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021
  • Р.Кадыйров Игелекле бай, 2015
  • Р.Кадыйров Бугульминский купец Хаким бай
  • Равил Үтәбай Кәрими Хәйрияче Хәкимовлар, Кызыл таң, Уфа, 2003