Галиева Сәрвәр Таҗетдин кызы—хезмәт ветераны, Герой-ана.

Кыскача биография үзгәртү

Арбор авылында 1924 елның 17 августында туган 1931 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1939-1940 елларда Алабуга педагогия училищесында укый. Туган авылына кайтып укытучы булып эшли башлый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлана һәм С.Галиева хәрби хезмәткә алына, Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Шушында салкын тию сәбәпле нык авырып китеп, 1941 елның ахырында туган авылына кайта, укытучы хезмәтен дәвам итә.

Колхозда тавыклар тәрбияләүдә фидакарь хезмәт куеп дәүләт бүләгенә лаек булу үзгәртү

1950 елда С.Галиева үз теләге белән колхоз производствосына эшкә килә, «Татарстанның 30еллыгы» колхозының фермасында эшли башлый. Ул чорда игътибар үзәгендә булган тавыклар карауда район буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешә һәм 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

С.Галиева лаеклы ялга киткәннән соң да колхозда тырышып эшләвен дәвам итте, хезмәтендә һәрвакыт башкаларга үрнәк булды. Үзенең шат күңеле, җор характеры белән якындагыларның да күңелен күтәрә белде.

Үрнәк гаилә тормышы: 10 бала торбияләп үстерү. Герой ана үзгәртү

Сәрвәр Галиева гомере буе колхоз тимерчесе булып эшләгән ире Мәлик Галиев белән бергәләп ун бала тәрбияләп  үстерде. Аларның һәркайсы тырыш, хезмәт сөючән, игелекле булып үстеләр, төрле төбәкләрдә матур итеп гомер итәләр: Фәйрүзә Кыргызстан Республикасында яшәде, инде вафат, Суфия—Уралдагы Копейск шәһәрендә, Икрам—Яр Чаллыда, Әгъләм—Украина Республикасындагы Лубны шәһәрендә, Фирдәвес—Әрмәнстан Республикасының Спитак шәһәрендә, Фәүзия белән Фәридә—Мамадыш районында, Сания белән Миләүшә—күршедәге Түнтәр һәм Нөнәгәр авылларында, Наил белән Фәрит— туган авыллары Арборда, беренчесе укытучы, икенчесе—шофер, хөрмәтле кешеләр.

С.Т.Галиева 1971 елда «Герой-ана» алтын медаленә лаек булды. Ул «Ана даны» медаленең тулы өч дәрәҗәсе иясе иде.

Вафаты үзгәртү

Ветеран улы Фәрит гаиләсендә хөрмәтле әни һәм яраткан әби булып яшәп, 2000 елда вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006