Сәйдәш Мәгъсүмов

Мәгъсүмов Сәйдәш Салих улы — спорт остасы.

Кыскача биографиясе үзгәртү

1966 елның 9 февралендә Чита өлкәсендә туган.1974 елда аларның гаиләсе Норма авылына кайтып урнаша һәм Сәйдәш Норма урта мәктәбендә укый башлый. Шушы чорда  Нормадагы һөнәри-техник училище тренеры Р.Ситдыйков  аны үзе җитәкләгән көрәшчеләр секциясенә чакыра.

Спортка тартылу үзгәртү

Инде сигезенче сыйныфта укыганда ук үзен перспективалы көрәшче итеп күрсәтә— сабан туе мәйданнарына чыга, яшүсмерләр арасындагы республика ярышларында ике мәртәбә җиңү яулый. Шул ярышлар барышында аны классик көрәш тренеры Х.Тимашев күреп ала һәм үзенең секциясенә Казанга чакыра. Сәйдәш Казанның 3-интернат-мәктәбенә урнаша һәм югары спорт осталыгы мәктәбенә йөреп классик көрәш дәресләре ала. 1982 елда республика беренчелегендә җиңү яулый, «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Россия беренчелегенең призеры була, мастерлыкка кандидат нормасын үти.

Армия хезмәте һәм үзен татарча көрәшкә багышлау үзгәртү

С.Мәгъсүмов 1985-1987 елларда армия сафларында хезмәт итә, анда да көрәшне ташламый—үзе хезмәт  иткән дивизиянең чемпионы титулын яулый. Армия сафларыннан кайткач  Волгоград физкультура институтының Чаллы филиалына укырга керә һәм үзен татар көрәшенә багышлый.

Казанышлары үзгәртү

1983 елда М.Җәлил призына «Ватаным Татарстан» газетасы уздыра торган бәйгедә җиңү яулады, күп  кенә Россия һәм Татарстан беренчелекләрендә җиңүче һәм призер булды. Район сабан туйлары батыры.

С.Мәгъсүмов яшь спортчылар тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Берничә ел «Карадуган» акционерлык җәмгыятенең көрәш секциясен җитәкләде.

1988 елда РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006