Геометриядә нокталардан һәм аларны тоташтыручы , , …, кисемтәләрдән торучы фигура - сынык сызык дип атала. Нокталар - сынык сызыкның түбәләре, ә , , …, кисемтәләр – сынык сызыкның буыннары дип йөртелә. Беренче һәм ахыргы түбәләр - сынык сызыкның башлары дип әйтелә.

Сынык сызык
Гади сынык сызык

Үз-үзе белән кисешмәгән сынык сызык - гади сынык сызык була. Барлык буыннары яссылыкта яткан сынык сызыкны - яссы сынык сызык диләр. Башлары бер-берсе белән тәңгәл килгән сынык сызык - йомык сынык сызык дип атала.

Сынык сызыкның , , …, буыннары озынлыклары суммасы - сынык сызыкның озынлыгы булып тора. Сынык сызыкның озынлыгы аның башларын тоташтыручы кисемтәдән кыскарак түгел.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.

Сылтамалар үзгәртү