Сфероидаль дегенерация

«Мөгезкатлауның сфероидаль дегенерациясе» атамасының синонимнары бар: «мөгезкатлау эластозы», «Лабрадор кератопатиясе», «климатлы тамчылы кератопатия» һәм «төерле Биетти дистрофиясе». Гадәттә ачык һавада эшләүче, ешрак ир-атларны зарарлаучы билгесез сәбәпле ике яклы дегенератив барыш. Төп алшартлы фактор — ультрашәмәхә нурларның йогынтысы, чөнки симптомнарның чагылганлыгы һәм ачык һавада булу дәвамлыгы арасында төгәл бәйләнеш күзәтелә. Халәт чагыштырмача куркынычсыз, әмма сирәк очракларда күрү начарлану белән бергә була ала.

1. Гистология. Строманың алгы бүлекләрендә Боумен мембранасын алмаштыручы аномаль аксымсыман утырмалар (рәс. 9.61а).

2. Билгеләре

• Мөгезкатлауның интерпальпебраль аралыгы перифериясендә урнашкан, строманың өске катламнарында гәрәбә төсле вак бөртекләр.

• Вакыт үтү белән томанлану киеренкелеге арта, бөртекләр кушыла һәм барыш мөгезкатлау үзәгенә тарала (рәс. 9.61б).

• Үскән очракларда үзгәрүләр стромаль томанлану таҗы белән әйләнгән төерләрдән гыйбарәт (рәс. 9.61в).

3. Дәвалауга кояштан саклаучы күзлекләр ярдәмендә ультрашәмәхә нурлардан саклану, күрүне яхшырту максаты белән өске кератэктомия һәм башка калган чаралар нәтиҗәсез булган очракта катлы кератопластика керә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.