Суыксу чишмәсе (Буа районы)

Суыксу чишмәсе

Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Борынгы кешеләр чишмә, кое, диңгез, елга, күл, буа, кебек су чыганакларына табынганнар. Аларны изге әйберләр дип исәпләгәннәр. "Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, – дигәннәр борынгылар. Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.

Менә безнең Иске Суыксу авылыда шундыйлардан.Моннан 360 еллар элек Әвез һәм Бакый бертуган агайлар салкын сулы елга ярына килеп төпләнәләр.Мул сулы елганың суы бик салкын була,борынгылар әйтүе буенча аның төбендә җиде чишмә булган.Шунлыктан исемедә Суыксу.Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган “Суыксу”чишмәсе (кизләү)бар .Аның суын тирә күрше авыллар да килеп ала.

“Каурый каләм”шигърият клубына йөрүче Гөлфия апа Хөсәенова яшь чакларын исенә төшереп чишмә буйларын карап,шигырь иҗат итте.

Суыксу чишмәсе.

Елга буен ямьләндереп,

Челтерәп ага Суыксу чишмәсе

Яшьлегемә алып кайта

Йөрәктәге серле уйларны.

  Әй, чишмә- чишмәкәй

  Яшердең гашыйклар серләрен.

  Килсәләр яныңа бүген дә,

  Ерактан таныйсын үзләрен

Әби-бабай синең суың эчеп

Урак урган,көлтә бәйләгән

Туктап ял итүче юлаучыга

Сәфәренә көч-дәрт туплаган.

  Кое казу ,чишмә ачу-

  Борынгылар васыяте.

  Чишмә суын кабу белән

Тәнгә китә бөтен сихәте.

Татлы суының чәенә

Кирәк түгел балы да

Чишмәгә юл өзелмәсен

Тагын-тагын тагын да.

  Әй,чишмә- чишмәкәй,

  Арымый туктамый агасың.

  Җырлардан җырларга кушылып

  Мәңгегә йөрәктә каласың.

(Гөлфия Хөсәенова)