Сувар кешеләре җыры

Сувар кешеләре җырыИдел буе Болгары дәүләтенең чәчәк аткан чорыннан башлап таралган татар тарихи халык җыры.[1]

Сувар кешеләре җыры
Сәнгать формасы җыр
Жанр халык җыры[d] һәм тарихи җыр[d]
Чыгыш иле Идел буе Болгары
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле

Тарихы үзгәртү

Җыр тарихы Идел буе Болгары шәһәре — Сувар белән бәйле, ул X гасырда, дәүләт чәчәк аткан вакытта, эре сәяси, икътисади һәм сәүдә үзәге булган. Шәһәр хәзерге Татарстанның Спас районы Кузнечиха (тат. Иске Сувар чуваш. Киве Сăвар) авылы янында урнашкан була.[2]

Сюжеты үзгәртү

Җыр бәкне артык ләззәт һәм зәвык белән мавыгуда гаепләүче сатира булып тора. Эчтәлегендә затлы эчемлек (бал), кыйммәтле кием-салым һәм гүзәл кыз бар сурәтләнә.

Җыр тексты үзгәртү

Барды сәңа йәк,
Утру тотыб бал.
Барчин кәдибән,
Телү, йука булып кал.

(Барды сиңа җен, кулына тотып бал, ефәк киенеп, акылсыз, зәгыйфь булып кал).

Арды сәне кыз,
Буе аның — тал.
Йайлыр аның артачы,
Борыны тәкый кывал.

(Каратты сине кыз, буе аның - тал, йөзе аның арташы, борыны туп-туры).

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Тарихи һәм лирик Кирлар. Б. 66-67; Бакиров М. Татар фольклоры. Б. 194.
  • Хакимов Р.Ф. Татар фольклорындагы тарихи җырлар. - Казан: ИЯЛИ, 2017 .-- 172 б.
  • Фухретдинов Р.Ташлар моңлы. Казан: татарлар. кит. нәшр., 1978, 93 б.