Студзианка татар зираты

Студзянкадагы мөселман зираты (пол. Cmentarz muzułmański w Studziance) — Польшаның Бяла повятына караган Студзианка дигән татар авылында урнашкан татар зираты (мазарлык), әлеге зиратка XVII гасырның икенче яртысында җирле татар общинасы тарафыннан нигез салынган.

Студзианка татар зираты
Сурәт
Дәүләт  Польша
Административ-территориаль берәмлек Студзианка
Мирас статусы недвижимый памятник[d][1]
Польшаның мәдәни мирас реестрында саны KL.V-96/12/53[1]
Карта
 Студзианка татар зираты Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Студзианка авылы 1697 елда Польша короле Ян III Собеский биредә татарларга җир биргәчтен нигезләнә. Өч гасырдан артык авыл бу районда мөселман тормышы үзәге булган. Студзянкататарларның җирле Мәккәсе булган. Студзианка татар зиратына якынча 1679 елда җирле липка татарлары тарафыннан нигез салынган һәм Беренче бөтендөнья сугышына кадәр кулланылган.

Бүгенге көннәргә кадәр биредә XVIII гасырның беренче яртысына караган 160лап таш кабер һәм гарәп, поляк һәм рус телләрендәге язма сакланып калган. Барлык каберлекләр дә Мәккәгә карап урнаштырылган Биредә җирләнүчеләр арасында Генерал Юзеф Беляк һәм полковник Якуб Азулевич бар.

Башта зират чокыр белән әйләндереп алынган. 1935-1936 елларда ул койма белән әйләндереп алына. Эшнең зур өлеше социаль яктан башкарылган. Соңгы күмү 1938 елда була. Ул Икенче бөтендөнья сугышы чорында ябыла. Еллар узу белән зират территориясе бушап кала һәм ташлана, күп кенә каберләргә зыян килә. Зиратны сүтү Беренче бөтендөнья сугышыннан соң башланган. Хәзерге вакытта аның территориясе саклана, каралган һәм мәгълүмати табло белән билгеләнгән. Зират коммуна идарәсе һәм табигатьне саклау хезмәтләре карамагында. Бу гадәти булмаган туристик объект.

Урнашуы үзгәртү

Зират нарат урманында, зур булмаган калкулыкта Студизанка авылыннан 0.5 км көнбатыштарак урнашкан, якында ук Зелява елгасы ага. Ул күппочмак формасында 0,8 га якын мәйданны били.

Чыганаклар үзгәртү

  • Jeden z nielicznie zachowanych mizarów tatarskich na terenie Polski założony prawdopodobnie w kon. XVII w.
  • Andrzej Michałowski, Alicja Sulimierska, Elżbieta Baniukiewicz: Studia i Materiały. Wykaz zabytkowych cmentarzy w Polsce. Województwo Białostockie. Warszawa: Ośrodek Ochrony Zabytkowego Krajobrazu. Narodowa Instytucja Kultury, 1996, s. 34–35.
  • Górska I., Meczety i mizary w Bohonikach i Kruszynianach pomnikami historii, „Biuletyn Konserwatorski Województwa Podlaskiego”, z. 19, 2013, s. 263-286.
  • Kalisz A., Oleksicki A., Kruszyniany. Studium historyczno-przestrzenne do planu zagospodarowania przestrzennego wsi Kruszyniany, Białystok 1980, s. 40-41.
  • Kołodziejczyk A., Cmentarze muzułmańskie w Polsce, Warszawa 1998, s. 52-55.

Әдәбият үзгәртү

  • Rąkowski Grzegorz: Polska egzotyczna I. Oficyna Wydawnicza "Rewasz", Pruszków 2005. ISBN 83-89188-37-6
  • Darmochwał Tomasz: Północne Podlasie, wschodnie Mazowsze. Agencja "TD", Białystok 2000. ISBN 83-911266-3-3
  • Podlaski Szlak Tatarski — Bohoniki. Muzułmańska Gmina Wyznaniowa w Bohonikach przy pomocy finansowej Starosty Sokólskiego, Bohoniki 2006. ISBN 83-922665-2-8
  1. 1,0 1,1 Реестр памятников