Столбово солыхы

Столбово солыхы — 1617 елның 27 февралендә (9 мартында) Столбово (Тихвин янында) имзаланган солых килешүе, ул 1610-1617 еллардагы русия-швед сугышына нокта куя.

Столбово солыхы
Сурәт
Урын Столбово[d]
Вакыт мизгеле 7 март 1617
Кул куючы Рус дәүләте һәм Швед империясе[d]

Тынычлык солыхы Рус патшалыгы (патша Михаил Федорович) һәм Швед короллеге (король Густав II Адольф) арасында, инглиз короле Яков I арадашчылыгы ярдәмендә, төзелә. Алдан сөйләшүләрне руслар ягыннан кенәз Данило Мезецко́й, шведлар ягыннан Якоб Делагарди үткәрә.

1617 елгы тынычлык килешүе

үзгәртү

1616 елның гыйнварында, Рус патшалыгы һәм Швеция корольлеге арасында хәрби хәрәкәтләр туктаганнан соң, Рус һәм Швеция делегацияләре Иске Руссада тынычлык сөйләшүләре үткәрергә җыелалар. Арадашчы булып Англия кешесе Джон Мерик һәм Голландия илчеләре чыгыш ясый. Әммә ике айдан соң, каршылыклар аркасында, сөйләшүләр өзелә, һәм февраль аенда делегация әгъзалары үз илләренә кайтып китә. Якынча бер ел үткәч, 1616 елның декабрендә швед ягы инициативасы буенча, алар Тихвин янындагы Столбово авылында яңадан җыелалар. Бу юлы Джон Мерик бердәнбер арадашчы була.

1617 елның гыйнварында кызу бәхәсләр белән үткән ике айдан соң сөйләшүләр тәмамлана, ә шул елның 27 февралендә имзаланган кәгазь Столбово трактаты (шартнамәсе) исемен ала.

Шартнамә тексты нигезендә Новгород җирләре ике дәүләт арасында бүленгән: Смута елларында яулап алынган Бөек Новгород һәм бөтен Новгород вотчинасы, шул исәптән Иске Русса, Ладога, Порхов, Гдов өязләре белән, шулай ук Сумер районы һәм шведлар тарафыннан бу территорияда яулап алынган хөкүмәт һәм чиркәү милке кире кайтарыла; Швед короллегенә Ивангород, Ям, Копорье, тулысынча Нева һәм Орешек өязләре китә. Моннан тыш, Мәскәү шведларга аена 20 000 көмеш тәңкә түләргә мәҗбүр була (XVII гасыр башында бер сум 49 грамм көмеш тоткан, димәк, 20 000 көмеш тәңкә 980 кг көмешкә тигез булган). Мәскәү Ливония һәм Карелия җирләренә дәгъвалардан баш тарта.

Столбово солыхы Россияне Балтыйк диңгезеннән тулысынча өзә, бу Густав Адольфка Швеция армиясе һәм дипломатиясе өчен зур җиңү дип санарга мөмкинлек бирә.

XVII гасыр башының катлаулы халыкара һәм ил эчендәгә шартларда, әле яңа гына илне милли һәлакәт чигенә куйган смута вакытының драматик чоры тәмамлангач, Столбово солых яхшы, Россиянең төньяк-көнбатыш чикләрендә тотрыклануының вакытлы этабы була. Шведлар тарафыннан яулап алынган рус җирләренең язмышы хәл ителми кала. Әмма Россиянең Балтыйк диңгезе ярларына чыгу өчен көрәше башлана гына әле. Һәм Столбово шартнамәсе моңа кыйммәтле башлангыч адым була.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Никифоров Л. А. Внешняя политика России в последние годы Северной войны. Ништадский мир. М., 1959
  • Жуков К. История Невского края (с древнейших времён до конца XVIII века). СПб., 2010, с.138. ISBN 978-5-210-01565-5
  • Похлёбкин В.В. Внешняя политика Руси, России и СССР за 1000 лет в именах, датах, фактах. Справочник. — Международные отношения, 1995. — 782 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-7133-0801-4.
  • Рудаков, В. Е. Столбовский договор // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.