Станислав Дзядулевич
Станислав Дзядулевич (пол. Stanisław Dziadulewicz, 4 апрель 1872, Варшау, Польша патшалыгы[d] — 4 февраль 1943 (70 яшь), Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша) — тарихчы, педагог. Ләхстан-Литва татарларыннан. Варшау университетында эшли. Ләхстандагы татар шляхталары (аксөякләре) һеральдикасына багышланган хезмәт (Herbarz rodzin tatarskich w Polsce) авторы[1].
Станислав Дзядулевич | |
---|---|
Туган | 4 апрель 1872 Варшау, Польша патшалыгы[d] |
Үлгән | 4 февраль 1943 (70 яшь) Юзефув[d], Отвоцкий повят[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша |
Күмү урыны | Повонзки зираты[d] |
Һөнәре | тарихчы, һеральдист |
Биографиясе үзгәртү
Татар чыгышлы Ләхстан шляхта нәселеннән. Бонифаций Дзядулевичның улы. Гимназияне һәм Варшау университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әмма белгечлеге буенча эшләмәгән, Варшауның төрле уку йортларында тарих укыткан[2].
1897 елдан Зур иллюстрацияле универсаль энциклопедия мөхәрриятендә һеральдик бүлекне җитәкләгән.
Ләхстан һеральдик җәмгыяте эшчәнлегендә катнашкан, әгъза-корреспондент, аннары чын әгъза, 1929—1931 елларда Варшау бүлекчәсе вице-президенты булган, ә 1932 елда аның мактаулы әгъзасы булган. 1908 елдан башлап 50гә якын тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр язган һәм бастырган[2].
1928 елда отставкага чыккан һәм Юзефувта үз утарында яши башлаган. Тарихи һәм һеральдик тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.
1929 елда Вильнода аның «Herbarz rodzin tatarskich w Polsce» басылып чыккан.
Дзядулевичның киң фәнни архивлары аның улының Варшауда булган һәм 1944 елда Варшау күтәрелеше вакытында янган.
Станислав Дзядулевич 1943 елның 4 февралендә вафат булган[2].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с. 19 гыйнвар 2020 елда.архивланган(пол.)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)
Әдәбият үзгәртү
- Polski Słownik Biograficzny. — Kraków: Nakładem Polskiej Akademii Umiejętności, 1948. — Т. VI. — С. 69—70. — 812 с.(пол.)
- Stanisław Dziadulewicz. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. — Wilno, 1929. — 495 с.(пол.)