Социаль хезмәткәрләр көне

Социаль хезмәткәрләр көне — Россия Федерациясендә ел саен 8 июньдә билгеләп үтелә торган халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме[1].

Социаль хезмәткәрләр көне
Дәүләт  Россия

Социаль хезмәткәрләр көне Россия Федерациясенең рәсми һөнәри бәйрәмнәр календарендә 2000 елның 27 октябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Социаль хезмәткәрләр көнен 8 июньгә билгеләү һәм бәйрәм итү турында»гы 1796 номерлы Указы нигезендә барлыкка килә»[2].

Социаль хезмәткәрләр көненең 8 июньгә туры килүе Россиядә формалашкан социаль хезмәт тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән. 1701 елның 8 июнендә Россия императоры Петр I «Изге Патриархат биналарында ярлылар, авырулар һәм картлар өчен сыену урыннары ачу турында»гы 1856 номерлы Фәрман чыгара. Аның нигезендә «ун авыру кешегә бер сәламәт кеше беркетелергә һәм ул, авыруларны карарга, аларның булган ихтыяҗларын канәгәтьләндерегә тиеш» була[3].

2007 елда, Владимир Путин, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап:

«Сез үзегез өчен авыр, әмма бик мөһим мохтаҗларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү һөнәрен сайлагансыз. Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына һәм компетентлыгына, югары шәхси сыйфатларына илебездә миллионлаган кешеләрнең тормыш сыйфаты, аларның социаль хәле, иртәгесе көнгә ышанычы бәйле... Ышанам ки, сез алга таба да, үз эшегезгә тугры калып, үзегездән алдагы буыннар корган искиткеч традицияләрне кадерләп сакларсыз һәм үстерерсез...»[4], дип белдерә.

Социаль хезмәткәрләр көне ял көне булып саналмый.

Искәрмәләр

үзгәртү