София Николаевна Лисовская (18761951) — рус һәм совет галиме-хирург-урологы, медицина фәннәре докторы (1911), профессор (1923). РСФСР ның атказанган фән эшмәкәре (1940).

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 1876
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 1951
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Һөнәр төре табиб, врач-иммунолог
Әлма-матер Санкт-Петербургский женский медицинский институт[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Софья Николаевна Лисовская 1876 елда Санкт-Петербургта туган.

1902 елда Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институтын тамамлай.

1904 елдан Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институтының госпиталь хирургия клиникасы карамагында профессор А.А. Кальян җитәкчелегендә эшли. 1911 елда «О пересадке щитовидной железы» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1917 елдан 1921 елга кадәр Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институтының госпиталь хирургия клиникасын җитәкли. 1919 елдан 1937 елларда чаклы — Икенче Ленинград медицина институтының оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире. 1923 елда С. Н. Лисовскаяга профессор исеме бирелә.

1923 елда С.Н. Лисовская Беренче Ленинград медицина институтының урология кафедрасын оештыра һәм аны 1951 елга кадәр җитәкли[1]. 1942 елдан 1946 елга кадәр С. Н. Лисовская Ленинград урологлар җәмгыяте рәисе булып тора.

Гонореяны диагностикалау өчен С.Н.Лисовская тарафыннан Дебре һәм Параф реакцияләр модификациясе — авыруларның сидегендә һәм бүлүендә гонококк антигенын табу реакциясе тәкъдим ителә. Бу реакция аның исеме белән — «Лисовская реакциясе» дип атала. С. Н. Лисовская беренчеләрдән булып бөер һәм бәвел юлларында туберкулезны билгеләү өчен экскретор урография куллана. С. Н. Лисовская һәм аның җитәкчелеге астында төнге бәвел тотанаксызлыгын И.П. Павлов буенча баш мейесе кабыгында сакчылык пункты дигәнне эшләү юлы белән дәвалау тәкъдим ителә һәм әзерләнә[2].

Наградалары үзгәртү

Исеме үзгәртү

  • РСФСР ның атказанган фән эшмәкәре (1940)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 50 лет Первого Ленинградского медицинского института / Л.: Медгиз, 1947 г. — 372—375 с
  2. Гаспарян А. М., Гаспарян С. А., Ткачук В. Н. Очерки по истории отечественной урологии / Л.: Медицина, 1971 г. — 158 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия. — К. 11: Камил — Криотерапия. — 1979 г. — 544 с.
  • 50 лет Первого Ленинградского медицинского института / Л.: Мени, 1947 г. — 372-375 с.
  • Гаспарян А. М. Жизнь и деятельность Лисовский // Урология. 1961 г. № 6 С. 82-83.
  • Гаспарян А. М., Гаспарян С. А., Ткачук В. Н. Очерки по истории отечественной урология / Л.: Медицина, 1971 г. — 158 с.