Солыхнамә (махсус килешү)
Бабаларыбыз солыхнамәсе
Россиядә элек-электән халык исәбен алу мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтелгән. Бу аңлашыла да, чөнки илдә яшәүчеләрне барлау салым сәясәтенә бәйләнгән. XV – XVII гасырларда писцовый кенәгәләр төзелгән, 1897 елда империядә рәсми рәвештә халык санын алу уздырылган; даими рәвештә ревизия тасвирламалары (ревизские сказки), өстәвенә мөселман авылларында имамнарыбыз тарафыннан ел саен метрика кенәгәләре (1829 – 1918 елларда) алып барылган. Соңгыларында кешеләрнең тууы, үлүе, никахлашуы һәм гаиләләрнең аерылышулары теркәлгән; кыскасы, мөселман руханилары хәзерге загслар вазифаларын да башкарганнар. Әлеге документлар хакында күпләребез хәбәрдар. Ә менә патриархаль гаиләләрдән башка чыгулар хакында солыхнамә дип аталган махсус килешү төзелгән. Алар әле киң гавамга бик үк мәгълүм түгелдер. Моңа аерым игътибар бирелгән, чөнки, ни дисәк тә, яңа хуҗалык – дәүләтнең салым-керем өлкәсендә өстәмә берәмлек бит. Биредә без халкыбыз тарихын өйрәнүдәге шундый мөһим чыганакның бер үрнәген тәкъдим итәбез. Ул 1912 елның 12 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әхмәт волостеның (Татарстанның хәзерге Зәй районы) Шыкмай авылында рәсмиләштерелгән. «1912 нче сәнәдә 12 нче апрельдә безки Хафизетдин һәм Шаһимәрдән Исрафиловлар аерылышмак булып, шаһитләр хозурында солыхнамә(1) яздырдык. Гакылыбыз сәхих(2) , тәнебез сәламәт вакытта xөcнe ризалыгымыз берлән һәм әнкәмезнең ризалыгы берлән бән, Хафизетдин Исрафил углы, тиешле хисса(4) ны алып, хөсне(3) ризалыгым берлән чыкмак булдым. Шаһимәрдән Исрафил углы, әнкәләрен тәрбия кылып тормак булып, төп йортта калачак булды. Хафизетдин Исрафиловка нәсыйб(5) ына тиешле нәрсәләр - бер келәт, аның соңында келәт берлән бер очтан 2 буй лапас 4 баганасы берлән, аннан соң тарантас арба, бер баш сарык, 3 пот бәрәңге, 2 сум 20 тиен акча, симинә үз душныкы үзенә, бер пот паек чыга. Сабанда үзе аласы булды шушы симинә паекны. Түләгән вакытта бергә түләргә вәгъдәләштек. Гыйниятулла Фәйзулла углына бирәсе 1 сум 50 тиен Хафизетдин Исрафилов зиммә(6) сендә калды, аннан соң өч сум урман өчен штраф Хафизетдин Исрафилов зиммәсендә калды. Өскә кия торган киемнәр, аяк киемнәре үзләренеке үзләренә булмак булды. План пулный көенчә Шаһимәрдән Исрафиловка башка дәгъвам калмады дию, Хафизетдин Исрафил углы Х тамга салдым. Вә бән Шаһимәрдән Исрафил углы шушы язылмыш нәрсәләрне риза булып биреп һәм чыкмагына риза булып тамга X салдым. Солыхнамә язган вакытта шаһитләр Хисмәтулла Бикбай углы тамга |-/(7) салдым һәм Гайнетдин Исмәгыйль углы тамга >< салдым. Һәм шушы солыхнамә мәҗлесендә булдым олуг агалары бән Гайфетдин Исрафил углы тамга Х салдым. Шушы Исрафил Исрафиловның угылларының үтенүе буенча солыхнамә яздым бән Шәрифҗан Сәйфуллин. Вә бән силскуй староста Гыйниятулла Фәйзулла углы кәҗүнни пичәтем бастым: Түгәрәк мөһер. Х (Мөһердәге язу: печать старосты 4. участка ахметевск волости)»(8) .
1.Солых килешүе (мирный договор). 2.Төпле, дөрес, сәламәт. 3.Күркәм, яхшы. 4.Өлеш, үзенә тиешле күләм, пай (часть, доля, пай; квота). 5.Өлеш, пай (часть, доля, пай). 6.Бер эшне үз өстенә йөкләү, җаваплылыкны алу; йөкләмә. 7.Бу тамга 4 санын уңнан сулга язган рәвештә. 8.Ринат Минсалих улы Исрафиловның шәхси архивыннан.