Сокалак (баш. Соҡалаҡ) - Уфа каласы аша ага торган елга, Агыйдел елгасының уң кушылдыгы.

Сокалак
География
АТБ Уфа, Башкортстан
Ил Россия
Координатлар 54°42'32.4"тн, 55°57'47.5"кнч, 54°42'32.4"тн, 55°57'47.5"кнч, 54°42'32"тн, 55°57'46"кнч
РДСР 10010201412199000000030
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Озынлык 6 километр Edit this on Wikidata
Карта

Экологиясе

үзгәртү

Сокалак нык пычрак елга булып тора.. Экологик хәле үтә кискен. Анда Уфа заводлары һәм фабрикаларының калдык сулары агызыла. Елга Агыйдел суын да нык пычрата.

Географиясе

үзгәртү

Хәзерге вакытта киңлеге уртача 1-2 м, тирәнлеге 20-40 см, озынлыгы — 6 км чамасы.

2007 елда елганың көньяк өлешендәге берничә участогы җир асты торбаларына яшерелә.

Тарихы

үзгәртү
 
1 — Агыйдел, 2 — Караидел, 3 — Дим, 3А — Димнең иске үзәне, 4 — Сокалак, 5 — Шөгер (елга)

Уфа кремле кәлгәсен нигезләгәндә Сокалак ныгытманың көнчыгыш чиге буйлап үткән була. Кремль Сокалакның Агыйделгә койганчы җирендәге уң ярында биек борынның көньяк читен биләп тора. Көньяк манара Сокалак, шулай ук Никольская дип тә йөртелә.

Кала зурайгач Сокалак аның эчендә кала.

Артабан бу тирәдә биш авыл барлыкка килә: Глумилино, Дубово һәм өч Новиковка. Бер Новиковка әле дә бар, ул Ботаника бакчасы һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура факультеты корпуслары тирәсендә урнашкан.

Элек елга буйлап агач агызганнар, анда су чәчәге эшләп утырган, бәрле балыгы (су чисталыгы күрсәткече) үрчегән, ә тамагында балык белән сәүдә итүчеләр балык (мәрсин, чөгә, корман, сыла, кырпа) тулы сүсәннәр тоткан.