Сеңер тартылу
Сеңер тартылу (растяжение связок) — бик көчле, кискен, уңайсыз хәрәкәт ясау аркасында йомшак тукымаларның зыян күрүе. Симптомнары—хәрәкәт вакытында көчле авырту сизелү, ул урынның ка барып чыгуы, гематома барлыкка килүе, хәрәкәт чикләнү. Бу симптомнар барысы бергә булмаска да мөмкин.
Сеңер тартылу | |
Саклык белгечлеге | ашыгыч медицина[d] |
---|---|
ICPC 2 идентификаторы | L79 |
Сеңер тартылу Викиҗыентыкта |
Зыян килгән урынга кысып торган махсус бәйләвеч куярга кирәк. Авырту һәм ялкынсынуны диклофенак гель, индовазин, троксевазин, индометацин, фастум гель мазьларын сөртеп дәваларга ярый. Зыян күргән урыннарга тәүлегенә 2-3 тапкыр сөртәсе. Дәвалау курсы 10 көнгә кадәр дәвам итә. Кайвакыт сеңер өзелүен аның тартылуы белән бутыйлар. Мондый ялгыш лык килеп чыкмасын өчен, травматолог-ортопедка күренсәгез яхшы булыр. Тулысынча савыгу ике атна тирәсе вакыт таләп итә.