Сергей Захаров (1878)

галим-туфрак белгече

Захаров Сергей Александрович (11 сентябрь 1878 ел, Тифлис — 2 гыйнвар 1949 ел, Дондагы Ростов) — Россия империясе һәм СССР галиме-туфрак белгече, фән докторы, профессор, факультет деканы.

Сергей Захаров
Туган 11 сентябрь 1878(1878-09-11)
Тбилиси, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 2 гыйнвар 1949(1949-01-02) (70 яшь)
Ростов-на-Дону, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре туфрак белгече, университет профессоры
Эш бирүче Грузинский технический университет[d], Кубан дәүләт аграр университеты[d] һәм Ростов дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Белеме үзгәртү

1896 елда С. А. Захаров Тифлистә классик гимназияне тик «бишле» билгеләренә тәмамлый һәм Мәскәү университетына укырга керә.

1900 елда В. В. Докучаевның Кавказга экспедициясендә катнаша, анда Докучаевка ярдәм итә һәм аның җитәкчелеге астында Лори даласының кара тау туфрагын өйрәнә.

1903 елда Мәскәү университетында фән магистр курсын тәмамлый.

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге үзгәртү

Профессор П. С. Коссовичның чакыруы буенча Урман институтында (Санкт-Петербург) аның лабораториясендә эшкә тотына.

Кире Мәскәүгә күчкәч, С. А. Захаров Константин Межалау институтында туфрак гыйлеме кафедрасын оештыра, Мәскәү университетында да туфрак гыйлеме буенча лекцияләр укый һәм Туфрак комитеты эшендә катнаша.

1915 елда ««К характеристике высокогорных почв Кавказа» темасына диссертация яклый, ул замандашларының югары бәясенә лаек була. Ел азагында ул тагын да Санкт-Петербургка күчә һәм Урман институтының туфрак гыйлеме кафедрасы мөдире була.

1917 елда С. А. Захаров, шул вакытта гыйльми даирәдә билгеле галим, Тбилиси политехник институтын оештыруда катнашуга чакыру ала. Ул бу чакыруны кабул итә, һәм бу вакыттан алып аның тормышының яңа Кавказ этабы башлана. Бу чорга масштаблы оештыру эше хас. Башта С. А. Захаров ректор вазифасында Тбилисидә Политехник институт оештыру планын тормышка ашыра, аннары 1919 елда Краснодарга күчә, анда Кубань Политехник институтын булдыруда катнаша. Кавказ аръягында сәяси хәл-торыш тотрыклангач, галим Тбилисигә кайта (1922 й.), анда авыл хуҗалыгы факультеты деканы һәм Политехник институтның фән буенча проректоры вазыйфасында фән үстерү, лабораторияләр, фәнни туфрак экскурсияләре оештыру буенча кызу эшчәнлек җәелдерә, бер үк вакытта Грузия җир халык комиссариаты каршындагы курсларда лекцияләр укый.

1925-1935 елларда С. А. Захаров Кубань авыл хуҗалыгы институтының гомуми игенчелек кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта ул Әзәрбайҗан белән Грузия туфрагын комплекслы тикшерү буенча актив оештыру эшләре алып бара, Дондагы Ростовта СКАНИА туфракны өйрәнү секциясен җитәкли, «Ежегодник по изучению почв Северного Кавказа» оештыра һәм мөхәррире булып эшли. 1929 елда Рус географик җәмгыятенең Петр Петрович Семенов-Тян-Шанский исемендәге алтын медаль белән бүләкләнә[1].

1934 елда С. А. Захаров Ростов университетының геология факультетында туфрак белеме кафедрасын оештырырга чакырыла. Киләсе елда Туфрак бүлеге ачыла, ул аннары геология-туфрак факультеты дип атала башлый. С. А. Захаров аның деканы һәм туфрак гыйлеме кафедрасы мөдире була. 1949 елга кадәр ул бу вазифада кала.

Ул туфрак һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсенә гыйльми эшләр тупланмасы буенча лаек була (диссертация якламыйча). С. А. Захаров СССР Фәннәр академиясе әгъзасы итеп сайлана.

Ул даими рәвештә конференцияләрдә СССР туфрак белгечләре съездларында һәм тәүге ике халыкара конгресста катнаша, берничә җәмгыять әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • П. П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге алтын медаль
  • В. В. Докучаев исемендәге алтын медаль
  • «Почет билгесе» ордены (1944)
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» медале
  • 1944 елда Кыргыз ССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы.

Хәтер үзгәртү

  • МДУның Җир белеме музеенда (Төп бинаның 25-нче катында) С. А. Захаровның бюсты куела[2].

Библиография үзгәртү

С. А. Захаров 250-дән артык, ә тезислар һәм рефератларын исәпкә алып — 500-дән артык хезмәтен бастырган . Алар арасында:

  • Захаров С. А. Почвоведение на Кавказе. — «Русский почвовед», 1916, № 1-4.
  • Захаров С. А. Предварительный отчет о почвенных исследованиях в Абхазии в 1925 году. Сухум, 1927.
    • Захаров С. А. Почвенно-географический очерк Абхазии. Отчет о маршрутном исследовании летом 1925 г. Сухум, 1930.
    • Захаров С. А. Курс почвоведения. 2-е изд. М.-Л., 1931. — 550 с.
    • Захаров С. А. Вертикальная зональность почв на Кавказе. — «Почвоведение», 1934, № 6.
    • Захаров С. А. О направлении почвенных исследований и их методике при изучении почв субтропиков. — В кн.: Почвы советских субтропиков в связи с размещением культур, агротехникой, химизацией и мелиорацией. М.,1936.
    • Захаров С. А. Исследование почв республик, краев и областей Кавказа. — «Почвоведение», 1937, № 9.
    • Захаров С. А. Эволюция почвообразования в связи с историей земной коры // Почвоведение. — 1945. — № 1. — 54 с.
    • Захаров С. А. Плодородие глубоких горизонтов черноземной и каштановой зон, особенно Северного Кавказа и Дона. — В кн.: Ученые записки Ростовского но-Дону госуниверситета // Труды геолого-почвенного ф-та. Ростов. — 1946. — Вып. 4, Т. II.

Әдәбият үзгәртү

    • Крупеников И. А. Роль С. А. Захарова в развитии почвоведения // Почвоведение. 1978. № 8.
    • Волобуев В. Р. С. А. Захаров как исследователь почв Кавказа // Почвоведение. 1978. № 8.
    • Гаврилюк Ф. Я. Деятельность С. А. Захарова в Ростовском государственном университете // Почвоведение. 1978, № 8

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү