Святослав Гайкович

Святослав Владимирович Гайкович (1947 елның 15 августы, Ленинград, ССРБ) — Россия архитекторы. Россиянең Атказанган архитекторы. Санкт-Петербург Архитекторлар берлеге вице-президенты.

Святослав Гайкович
Туган 15 август 1947(1947-08-15) (76 яшь)
Ленинград, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Илья Репин исемендәге рәсем, сәнгать һәм архитектура институты

Тормыш юлы үзгәртү

Святослав Владимирович Гайкович 1947 елның 15 августында Ленинградта туа.

1971 елда Илья Репин исемендәге рәсем, сәнгать һәм архитектура институтының(рус.) архитектура факультетын тәмамлый.

Институтны тәмалаганнан соң архитектор булып эшли. 1986—1989 елларда Ленинград зона фәнни-тикшеренү һәм проектлы стандарт һәм эксперименталь проектлау институтының архитектура-планлаштыру остаханәсендә җитәкче була.

1989 елда үз фирмасын ача, ә 1991 елда «СТУДИЯ-17» архитектура бюросы эшли башлый. Фирма «Архитектура остаханәләре берләшмәсе»нә керә һәм Санкт-Петербургның дәрәҗәле оешмаларының берсе була.

Святослав Гайкович һәм партнёрлар проектлары буенча Санкт-Петербургта күп кенә торак һәм иҗтимагый биналар төзелә, аларның барысына да югары архитектура сыйфатына ия.

2008 елдан алып 2011 елга кадәр Петербург Архитектура остаханәләре берләшмәсе рәисе урынбасары, ә аннары рәисе була.

2012 елдан 2016 елга кадәр — Санкт-Петербург Архитекторлар берлеге вице-президенты.

2002 елдан — Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы.

2003 елдан сәнгать академиясенең архитектура кафедрасында доцент[1].

Санкт-Петербург архитекторлар берлегенең эко тотрыклы архитектура буенча комиссиясе әгъзасы.

2011 елдан — Халыкара Архитектура академиясенең хакыйкый әгъзасы.

2012 елдан — Бөтенроссия тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Петербург бүлеге эксперт советы әгъзасы[2].

Санкт-Петербургта төзелеш проектлары үзгәртү

  • Торак йорт, Васильево утравының 2 сызыгы, 27 (1996);
  • Шварц дачасы (реконструкция), Петроград районы, Таш утрау, 2 нче Каен аллеясы, 34 йорт (2003);
  • Съезжинская ур., 36 йорт (2004);
  • Восстание ур., 8а йорт (2005);
  • Васильево утравының Беринг ур., 1 йорт (2006);
  • «Атлантик-сити» сәүдә һәм бизнес үзәге (2009);
  • «Лицедеи» театр-күңел ачу комплексы (2010);
  • «Park inn Nevsky» кунакханә комплексы, Гончарная ур., 4А/ Невский проспекты 91А (2010);
  • «Ориенталь» торак комплексы, Барочная ур., 12/76, лит."Б" (2012) һ. б.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гайкович Святослав Владимирович. Санкт-Петербургский государственный академический институт живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина при Российской академии художеств. әлеге чыганактан 2021-10-01 архивланды. 2021-10-01 тикшерелгән.
  2. Гайкович Святослав Владимирович. Объединение архитектурных мастерских. Санкт-Петербургский Союз архитекторов России.
  3. Проекты и постройки. Архитектурное бюро Студия-17.

Сылтамалар үзгәртү