Светлана Парфёнова

Парфенова Светлана Рәфәт кызы - - (25 октябрь 1960 ел) — җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасының 1-нче, 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Законнар чыгару Палатасы депутаты. Юридик фәннәр кандидаты, Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетының фәлсәфә һәм социология кафедрасы доценты [1]. Башкортстан Республикасының 1 класслы Дәүләт киңәшчесе.

Светлана Парфёнова
Туган Уфа
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче, университет профессоры

Биографиясе үзгәртү

Парфенова Светлана Рәфәт кызы 1960 елның 25 октябрендә Уфа шәһәрендә дөньяга килгән.

1985-1988 - статистик, ВЛКСМ-ның Уфадагы төрле райкомнары комсоргы.

1988-1991 - ВЛКСМ-ның Уфа шәһәр комитеты студентлар һәм укучы яшьләр бүлеге мөдире урынбасары.

1991-1992 - Уфа шәһәр башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы.

1992-1995 - Уфа каласы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча Баш идарәсе гуманитар мәсьәләләр буенча начальнигы.

1995-1999 - Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтайның Законнар чыгару Палатасы депутаты; мәгариф, фән, мәдәният, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы.

1999-2003 - Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтайның Законнар чыгару Палатасы депутаты; урындагы хакимлек мәсьәләләре, милләтләр эшләре, җәмәгать һәм дини берләшмәләр, киң мәгълүмат чаралары буенча комитет әгъзасы.

2003 елдан - Башкортстан Республикасы юстиция министры урынбасары.

Күп гыйльми мәкаләләр, монографияләр авторы [2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның Мактау грамотасы.
  • ВЛКСМ Үзәк Комитетының "Хезмәт батырлыгы" билгесе
  • ССРБ Халык мәгарифе министрлыгының Мактауграмотасы [3]
  • «Башкортстан төзелүгә 100 ел» юбилей медале (2019)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Парфенова Светлана Рафатовна// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — К. 2. — Уфа, 2005.