Светлана Вострикова

Светлана Вострикова - Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Бердәм сайлау округы, "«Бердәм Россия» " Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге ««Бердәм Россия» Россия» партиясе әгъзасы, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты

Светлана Вострикова
Туган телдә исем Вострикова Светлана Анатольевна
Туган 30 август 1970
Түбән Кама шәһәре
Белем Волгоград дәүләт физик культура институтының Чаллы шәһәрендәге филиалы
Бүләк һәм премияләре • «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының мактау грамотасы, Казан шәһәрендә уздырылган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы истәлек медале, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты,Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте, «Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен» мактау билгесе

Биографиясе үзгәртү

Вострикова Светлана Анатольевна 1970 елның 30 августында Түбән Кама шәһәрендә туган. 1991 нче елда Волгоград дәүләт физик культура институтының Чаллы шәһәрендәге филиалын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1991-1992 еллар – Волгоград дәүләт физик культура институты филиалы җиңел атлетика кафедрасының өлкән лаборанты.
  • 1995-2001 еллар – «Нижнекамскшина» АҖ «Шинник» спорт комплексы тренер-укытучысы.
  • 2001-2007 еллар – «Нефтехимик» спорт клубының җиңел атлетика буенча тренер-укытучысы.
  • 2007 елдан 2015 елга кадәр-«җиңел атлетика буенча олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» өстәмә белем бирүнең МББУ директоры (Казан).
  • 2015 елдан 2019 елга кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты " МКУ рәисе.
  • 2019 елның сентябреннән – Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Мактаулы исеме һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе (2010 ел)
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының мактау грамотасы (2012 ел)
  • Казан шәһәрендә уздырылган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы истәлек медале (2013 ел)
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел)
  • Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2014 ел)
  • «Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен» мактау билгесе (2015 ел)
  • Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре (2019 ел)

Сылтама үзгәртү

Вострикова Светлана Анатольевна — Татцентр.ру