Карпатри Җи Маһараҗ (Свами Карпатри; 1907–1982; Һиндстанда, Уттар-Прадешта Пратапгарһның Бһадини дигән авылда Һар Нараян Оҗһа буларак туган), аның исеме ул 'паатр' савыт буларак бары тик 'kar' чугына килгәнне ашаган өчен дигәнне аңлата ул Һинд дине дашанами монахлык традициясе санньясисы булган.[1]

Тормышы һәм эшләре үзгәртү

Ул Джйотирматһ Свами Браһмананда Сарасватиның Шанкарачарьяның өйрәнчеге булган.[2] Ул шулай ук Варанасида Дһарма Сангһаның нигезләүчесе булган, анда ул тормышының күпчелек өлешен уздырган. Ул Һинд дине фәлсәфәсенең Адвайта Веданта остазы булган. Франция Һинд дине белгече, Алэн Даниэлу буенча, Карпатри аны Шайвит Һинд диненә инициацияләгән.[3]

Сәясәт үзгәртү

1948 елда, Свами Карпатри традиционалист Һинд дине фиркасен Рам Раджайя Паришадны нигезләгән. Ул Һинду Код Билленә каршы хәрәкәт алып барган, әмма аны блоклый алмаган.[4] Ул шулай ук 1966 ел сыерларны суюга каршы агитациядә мәшһүр агитатор булган.

Башка эшләре үзгәртү

1948 елның 18 апрелендә, ул Санмарг гәзитен нигезләгән, ул Санатан Дһарманы тәэмин иткән һәм шулай ук Һинд Код Билле яклы булган һәм сыерларны суюга каршылык белдергән.[5]

Өстәмә укырга мөмкин үзгәртү

Lutgendorf, Philip. 1991. The Life of a Text: Performing the Rāmcaritmānas of Tulsidas. Berkeley: University of California Press, pp. 384–387.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Swami Karpatri The Linga and the great goddess Indica bolls, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 818656988X]]
  2. Rama, Swami (1999) Himalayan Institute, Living With the Himalayan Masters, page 247
  3. Unknown author, Portrait of Alain Danielou Official web site of Alain Danielou, retrieved Sept 8, 2012
  4. Hindu code bill and Dr.B.R.Ambedkar by Sohanlal Shastri
  5. (in Hindi) Mahila Patrakarita. Prabhat Prakashan. 2012. p. 73. ISBN 9789350481189. https://books.google.com/books?id=0FSDBQAAQBAJ&pg=PT73. Retrieved 14 December 2016.