Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әлмәт үзәк китапханәсе

Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әлмәт үзәк китапханәсе- Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсенең төп бинасы. Әлмәт шәһәренең С. Сөләйманова урамында 20 йортта урнашкан.


Эчтәлек

1.Тарихы

2.Китапханә  турында

3.Бүләкләре

4.Чыганаклар

5.Сылтама


Тарихы

Әлмәт үзәк китапханәсе 1958 елда  Чехов урамында урнашкан “Пионер йорты” бинасының 2 бүлмәсендә ачылган.  Аннан 1960 елның 10 июнендә китапханә Ленин урамы 22 йортка күчерелгән. 1990 елда үзәк китпаханә С.Сөләйманова урамы 20 йортка яңа бинага күчә һәм бүгенге көнгә чаклы шушы бинада эшләп килә. 1991 елны китапханәгә татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исеме бирелгән (Татарстан Республикасының мәдәният  министрлыгы боерыгы №87  07.03.1991 е. «Әлмәт үзәк китапханәсенә С.Г.Сөләйманова исеме бирелү турында”).

2006 елда ОАО “Татнефть”шагыйрә С. Сөләманова исемендәге әдәби премия булдырды. Ел саен 25  октябрьдә әдәбият өлкәсендә хезмәт куйган язучы, шагыйрьләргә әлеге бүләкне тапшыралар. Премияне Әлмәт дәүләт драма театрында тапшыралар, аңа чаклы үзәк китапханә каршындагы шагыйрә бюсты янында митинг уза, китапханәнең уку залында профессиональ һәм яшь шагыйрь, язучылар белән әдәби бәйге уза. Тагын бер матур гадәт булып “Яшь талантлар!” бәйгесе тора. Ул инде 23 тапкыр үзәк китапханәдә уздырыла.

Китапханә  турында

Үзәк китапханә бүлекләре

1.Хезмәт күрсәтү бүлеге

2.Мәгълүмати- библиографик бүлек

3.Китаплар туплау бүлеге

4.Методик ярдәм бүлеге

Җитәкчесе Дугаева Наталья  Сергей кызы (2001 елдан)

Китапханәнең мөдире Гөбәйдуллина  Газилә Летфулла кызы

Китапханә фонды 61 мең китап тәшкил итә,7000 китап татар телендә. Елдан-ел яңа китаплар белән фонд тулыланып тора.

Бүгенге көндә китапханәнең вакытлы матбугат бүлегендә 45 төрле газета-журналлар белән танышырга була. Елдан -ел укучы соравына, теләгенә яраклаштырып газета- журналларга язылу планнаштырыла.

Уку залы бар. Анда ел дәвамында китап күргәзмәләре тәкъдим ителә, төрле чаралар, әдәби- музыкаль кичәләр, китап тәкъдим итү кичәләре һ.б чаралар уздырыла.

Уку залында тарих клубы, хатын-кызлар  клубы һәм интеллектуаль клуб эшләп килә.

2017 елдан укучыларга бердәм уку билеты тапшырыла, һәм китап бирү электрон рәвештә башкарыла. Укучылар шулай ук “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе белән дә куллана ала.(https://kitap.tatar.ru/)

Бүләкләре

Лидер премиясе (2006)

“Саҗидә бакчасы” ПАО “Татнефть» Гранты (2017)

“Китапханә эшчәнлегендә яңа мәгълүмати технологияләр. Китапханәдә RFID-технологияләр”номинациясендә ТР Хөкүмәте Грантына лаек булды (2017)

МБУ “ҮКС” җитәкчесе Дугаева Н.С. “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә ТР Хөкүмәте Грантына лаек булды(2018)


Чыганаклар

https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317029a/pages/about/struktura/obslug/

Библиотечный вестник-2018 №2(46)

Сылтама

https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317029a/