Галимова Саҗидә Касыйм кызы (5 апрель 1933 ел12 май 2009 ел), җырчы, 1963-1988 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. РСФСРның һәм Башкорт АССРның атказанган артисты, «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры.

Саҗидә Галимова
Туган 5 апрель 1933(1933-04-05)
Аккүз, Илеш районы
Үлгән 12 май 2009(2009-05-12) (76 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

Саҗидә Касыйм кызы Галимова (Акрамова) 1933 елның 5 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Илеш районы Аккүз авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.

Аның ата-анасы бик иртә вафат булган. Әнисе 19 яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Саҗидәне әбисе һәм туган абыйсы тәрбияләп үстергән. Үзенең мемуарларында Сажидә Галимова болай дип язган:"Ачлык еллары булу сәбәпле, мине Бөре балалар йортына бирергә мәҗбүр була туганнарым."

Иске Күктау авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия училищесына укырга керә. Бөре балалар йортында да укыган дигән фараз бар.

Саҗидә балалар йортында рояльдә көй чыгарырга өйрәнә, еш кына җырлый. Хорда солист итеп билгеләнә.Галимова Саҗидә Касыйм кызы берничә ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Уфа музыка училищесының вокал бүлегенә чакыру игъланын газетада күреп ала. Уфага килә һәм укырга керә. Ул үзенә аналарча эчкерсез мөнәсәбәттә булган күренекле педагог Миләүшә Мортазина классында укый. Укыган елларында ук сәләтле кыз радиода җырларын яздыра һәм концертларда катнаша.

Хезмәт юлы үзгәртү

1963 елдан – Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. Милли опера башкаручысы буларак билгеле.

Ике елдан Саҗидәне, башка талантлы яшьләр белән, Свердловскига, Урал дәүләт консерваториясенә укырга җибәрәләр. Монда да югары профессиональ белемгә ия ихлас күңелле укытучысынан - Нина Уткинадан уңа кыз. Нәкъ бу консерваториядә кыз җырчы булып формалаша. Соңрак ул: «Нина Ивановна минем өчен бик күп эшләде. Искитмәле педагог, остаз гына булып калмады, дустым да, киңәшчем дә булды. Без аның белән минем диплом эшемне, Шәүрә партиясен әзерләдек...» - ди.

1963 елның июлендә, тыңлауларны уңышлы үтеп, яшь җырчы Уфага кайта һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли башлый. Биредә аның беренче улы, Айрат, туа.

21 декабрьдә Заһир Исмәгыйлевнең «Шәүрә» операсының премьерасы була, һәм Саҗидә анда бик катлаулы төп рольне - Шәүрә ролен башкара.

Урал консерваториясе профессоры Ольга Ивановна Егорова җитәкләгән дәүләт комиссиясе Уфага килә. Операга әзерлек классы буенча «отлично» билгесе бер тавыштан куела. Күренекле музыкант һәм дирижер — Исай Альтерман. Сәхнәгә куючы режиссер — Мәгафүр Хисмәтуллин (шулай ук Күбәк партиясен башкара). Премьераның икенче көненә либретто авторы Баязит Бикбай җырчыга "Бу китап Сажидә Галимовага - тәүге һәм кабатланмас Шәүрәгә минем күңел бүләгем" дип язып, үзенең «Ак чәчәк» дигән китабын бүләк итә. 1964 елда ул уку йортын тәмамлый. Саҗидә Галимова милли һәм классик репертуарлы кырык операда җырлап, 23 премьерада катнаша.

Җырчының репертуарында башкорт операсы аерым урын били. Күп очракта ул милли театрда ачык хатын-кыз образларын тудырган тәүге башкаручы да булган. Җырчыга ачык сәхнә темпераментын һәм драматик сәләтен берләштерергә, академик вокал үзенчәлекләрнең һәм башкорт халык җыры традицияләренең гармоник берлегенә өлгәшергә кирәк була. Сирәк очраган тавышы – матур, якты тембрлы лирик-драматик сопрано, интонация сафлыгы, югары актерлык осталыгы аның башкорт операларында башкорт җырларын тел тидермәслек башкаруына ярдәм иткән. Аның Заһир Исмәгыйлевнең «Шәүрә», «Гөлзифа», «Урал илчеләре», «Салават Юлаев» операларында төп хатын-кыз рольләрен башкару дәрәҗәсе әлегә кадәр осталыкның югарыгы ноктасы дип санала.

Шәүрәдән тыш, Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев», «Агыйдел дулкыннары», «Урал илчеләре» операларындагы Әминә, Гөлзифа, Хөсәен Әхмәтовның «Замандашлар»ында Гөлсем, Рәүф Мортазинның «Давыл» операсында Гөлйөзем образлары.

Галимова музыкаль комедияләр һәм оперетталарда да чыгыш ясый.

Заһир Исмәгыйлевнең «Кодача» музыкаль комедиясендә Назаны җырлый, Шамил Колбарисовның «Мәхәббәт килгәндә» опереттасында уйный.Сара Садыйкованың һәм Рәшит Гобәйдуллинның «Кияүләр»ендә берничә партия башкара.У. Гаджыбековның «Аршын мал аланында» музыкаль комедиясендә — Гөлчахраны 150 тапкырдан артык башкара.

Күренекле җырчы һәм артист Габдрахман Хәбибуллин белән җырлау бәхете дә тигән аңа.

Совет композиторлары операларында: Мураделиның «Октябрь» операсында төп партия — шәфкать туташы Маринаны башкара, Владислав Успенскийның «Саламандрлар белән сугыш» эксперименталь памфлет-операсында «яшь эшлексез» ролен уйный.

Джузеппе Вердиның «Аида» һәм «Иоланта» операларында төп партияләрне, Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һәм Римский-Корсаковның «Патша кәләше» операларында Татьяна һәм Марфаны, Жорж Бизеның «Кармен» операсында Микаэланы, Даргомыжскийның «Һыуһылыу»ында Наташаны, Рахманиновның «Алеко»сында Земфираны, Пуччининың «Богема»сында Мимины, Гуноның «Фауст»ында Маргаританы, Мусоргскийның «Борис Годунов»ында Ксенияне, Штраусның «Ярканат»ында - Розалинаны, Фримль һәм Стодгардның «Роз-Мари»сында — төп рольне җырлады.

Җырчы еш кына Заһир Исмәгыйлевнең Мостай Кәрим сүзләренә язылган «Туган җир», Хөсәен Әхмәтовның Рәшит Назаров шигыренә таянып язган «Мәхәббәт ул әйтерсең утлы яшен» вокал цикллары, башкорт композиторларының балладалары, җырлары һәм романслары кергән концерт репертуары белән чыгыш ясый.

Нариман Сабитовның Равил Бикбаев шигыренә язган «Җилләр» романсын, «Утлар-минутлар»ын, «Ике елга» балладасын драматик көч ургылдырып җырлый. Башкорт радиосы һәм телевидениесе фондында Саҗидә Галимова башкарган йөзләп җыр һәм романслар саклана. Ул шулай ук Заһир Исмәгыйлевнең Мостай Кәрим шигыренә язган «Үлемсезлек» вокаль-симфоник поэмасында Ана партиясен беренче башкаручы да. Бу көчле әсәрдәге «Ана елавы» бер дә онытырлык түгел.

Саҗидә Галимованың исеме театр белән гастрольләргә йөргән Казан, Әстерхан, Волгоград, Ижевск, Төмән, Горький (Түбән Новгород), Сембер һ. б. күп калаларның музыка яратучыларына билгеле булды. Җырчы театрның, Башкортстан композиторлар оешмасының иҗади отчет чыгышларында даими катнашты. СССР Композиторлар берлеге съезлары һәм пленумнарында чыгыш ясады. Ул Мәскәүдә Кремльнең съездлар сарае һәм Ленинградның «Октябрьский» концерт залы сәхнәләрендә Башкортстан сәнгатен күрсәтте, БАМ тимер юлын төзүчеләр алдыннан җырлады. Саҗидә Касыйм кызы Бөтенсоюз радио һәм телевидениесенең Зур симфоник оркестры белән илле тапкырдан артык җырлаган һәм җырлар яздырган. Аның җырлары язылган күп пластинкалар чыккан. "Мелодия" фирмасы соло җырларыннан торган "Саҗидә Галимова" (1974) грампластинкасы чыгарган.

Опера театрының ул чактагы директоры Салих Дәүләт улы Хөснияров җырчы турында: «Галимова йомшак һәм көчле, башка регистрларда да тигез тавышка ия. Аның тавыш тембры матур» дигән

Башкорт опера театры Ленинградта чыгыш ясаганнан соң, Композиторлар берлеге рәисе урынбасары М. Матвеев җырчы турында: «Саҗидә Галимова Салаватның хатыны Әминәнең шигъри һәм нәфис образын тудырды. Җырчының тавышы көчле, сүз тидергесез саф, бигрәк тә югары регистрда аеруча аһәңле. Аның башкаруында «Бишек җыры» бик хисләндерә» - диде.

Ленинградта Хөсәен Әхмәтовның «Замандашлар» операсының концерт вариантын башкаруда катнаша җырчы. Заһир Исмәгыйлевкә Глинка исемендәге бүләк тапшыру тантанасында Останкинода, Үзәк телевидениедә тоташ бер бүлекне җырлый.

Минск режиссеры Ярослав Вощак Уфада Вердиның «Дон Карлос» операсын куярга килә. Елизавета роленә биш солист билгеләнә. Бу бик катлаулы партия, монда, осталыктан тыш, артистлык тәҗрибәсе дә кирәк була. Саҗидә Галимова рольне бер айда ятлый һәм башкара. Финал сәхнә — вокаль яктан да, психологик яктан да иң катлаулысы. Композитор Корепанов-Камский, спектакльне караганнан соң: «Финал сәхнә һәм Саҗидә Галимованың үзәк өзгеч җырлавы тетрәндерә. Бу дөнья стандартлары кимәлендәге башкару» дип бәяли. Испан короле Филипп II-нең тәкәббер хәләле королева Елизаветаның катлаулы партиясе танылган җырчының театрдагы соңгы роле була.

Саҗидә Галимова 2009 елның 12 маенда Уфада вафат була.

Театраль рольләре үзгәртү

Танылган рольләре: «Салават Юлаев» операсында Әминә роле, «Агыйдел дулкыннары»нда Гөлзифа, 40-тан артык роль башкарган.

  • Аида (Джузеппе Верди, «Аида» )
  • Елизавета (Джузеппе Верди, «Дон Карлос»)
  • Микаэла (Ж. Бизе, «Кармен»)
  • Иоланта (П.И. Чайковский, «Иоланта»)
  • Татьяна (П.И. Чайковский, «Евгений Онегин»)
  • Марфа (Н.А. Римский-Корсаков, «Патша кәләше» )
  • Бабариха (Н.А. Римский-Корсаков, «Салтан патша турында әкият»)
  • Әминә (Заһир Исмәгыйлев, «Салават Юлаев» )
  • Шәүрә (Заһир Исмәгыйлев, «Шәүрә»)
  • Наза (Заһир Исмәгыйлев, «Кодача»)
  • Гөлзифа (Заһир Исмәгыйлев, «Агыйдел дулкыннары»)
  • Гөлсем ( Х.Ф. Әхмәтов, «Замандашлар», 1-нче башкару, 1969)
  • Алтынай (М.К. Тулебаев, «Биржан һәм Чара»

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • 1969 - Башкорт АССРның атказанган артисты
  • 1971 - «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • 1974, 12 декабрь - РФның атказанган артисты

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү