Сатурн (мифология)
Сату́рн (лат. Saturnus) — Боронгы рим мифологиясендәге илаһларның берсе[1], аңа табыну Италиядә нык таралган булган. Боронгы грек мифологиясендәге Кроноска туры килә[2][3] Ул игенчелек илаһы саналган, мифик сюжет буенча, үз балаларын ашап торган. Аның исеме белән Кояш системасындагы Сатурн планетасы аталган [4]. Игенчелек билгесе урак — Сатурнның символы[5].
Сатурн | |
лат. Saturnus | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ата | Целус[d] |
Ана | Теллус[d] һәм Геката[d] |
Кардәш | Опа[d] |
Ире яки хатыны | Опа[d] |
Балалар | Янус, Юпитер, Плутон[d], Нептун[d], Веритас[d], Hymnus[d], Феликс[d], Faustus[d], Церера[d], Юнона, Веста[d] һәм Glauca[d] |
Илаһ карый | Борынгы Рим дине[d] |
Сатурн Викиҗыентыкта |
Мифология
үзгәртүСүзнең этимологиясеннән күренүенчә (Saturnus - satus — чәчү дигәннән), Сатурн җир һәм игенчелек, үсемлекселек илаһы булган . Ул Италиядә игенчелек, бакчачылык, йөзем, җирне ашлауны керткән дип санала. Риваять буенча, тарихкача Грециядән Италияга күчеп килгән патша булган дип инанганнар. Вергилий буенча , Олимптан Италияга күчеп килгән[6].Рим риваяте буенча Сатурн корабта Тибр елгасы буйлап Яникулга килеп җиткән, монда Янусны очратып, кунакчыл каршы алына, шунан Капитолий калкулыгына барып урынлаша. Лацийның борынгыдан килгән халкы сатурнныкылар дип йөртелә ; Секст Аврелий Виктор аны Сатурний каласын төзегән дип яза [7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ МНМ, 1988
- ↑ Калып:ВТ-МЭСБЕ
- ↑ Ливий Андроник, фр. 2 Уормингтон; Овидий. Метаморфозы I 113
- ↑ Нонн. Деяния Диониса II 173
- ↑ О Граде Божьем, 7:19
- ↑ Вергилий. 319 VIII Энеида
- ↑ Аврелий Виктор. Происхождение римского народа III 1
Әдәбият
үзгәртү- Сатурн, бог // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.