Сарман районы почта бүлеге

Сарман районы почта бүлеге

  Бүгенге көндә Сарман районы почта бүлеге 16 бүлекчәне һәм 2 күчмә бүлекчәне берләштерә, 66 торак пунктка, 13629 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Бүлектә 122 хезмәткәр эшли, шуларның 69ы почтальон. Хезмәткәрләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Бүлекнең җитәкчесе  Могыйнов Рөстәм Могыйн улы, аның урынбасары Фәрхетдинова Фәния Мотыйгулла кызы.

   Иң беренче почта бүлеге тәбәнәк кенә агач йортта урнашкан була. Аның җитәкчесе – Моратов Әхмәтзыя Фәхретдин улы булып, аны Ахунов Әхмәтзыя Ахун улы, ә инде  1961-1973 елларда Гыйлаҗев Мәкъсүд  Мәхмүт улы алыштыралар.

  1955 нче елларда 3-4 ат тотылган, алар белән почта таратылган. Почтага хатларны, гәҗитләрне Әлмәт районы Яңа Кәшер авылыннан алып кайтканнар. Почта хезмәткәрләре иртән иртүк торып авылларга чыгып китеп, кич караңгы төшкәч кенә кайта торган булалар. Телефон почта бүлекчәләрендә, авыл советларында һәм колхоз идарәләрендә генә булган. Телефон линияләрендә өзеклек килеп чыкканда, атларга телефон баганаларын төяп ташып, ремонтлаганнар. Почтаны 3 аты белән алмаш-тилмәш Яхин Зәкария ташыган. Почта йорты каршында  почтальон хатын-кызлар атларга дип чабып әзерләнгән печән чүмәләсе торган.

   1955 нче елның ноябрендә Яңа Юл районыннан Карашай-Саклау, Нөркәй, Саклау Баш, Теләнче Тамак, Чураш, Чыршылы, Яңа Саклау авылларын алып, Сарман районына кушалар.

  1962 нче елда Сарман районына Мөслим районын да кушкач, почта хезмәте һәм хезмәткәрләре саны тагы да арта. 1963 нче елда Җәлилдә почта бүлеге ачыла һәм ул Әлмәт РУС на карый. Аның беренче җитәкчесе Садкова Зоя Ивановна була. Аны Шәйморатова Роза Зәкуан кызы, соңрак Кәримова Сәмига Мөхәммәт кызы алыштыралар. 1963 нче елда “Союзпечать” оеша, аның беренче җитәкчесе Шәехзадина Мөнҗия була. Аны Хәйруллина Халисә алыштыра.

  1965 нче елда Мөслим районын яңадан безнең районнан аералар.

  1968 нче елда почта булеге өчен яңа бина төзелә башлый. 1971 нче елда почта бүлегендә  Гыйльфанов Равил Шәрәфетдин улы белән Җәмилов Наил Нәҗип улы шофер булып эшлиләр. 1972 нче елда яңа бинада урнашкан почта бүлеген Гарипов Мирзаһит Гариф улы җитәкли, экономист булып Юнысова Мөнирә, бухгалтер булып Нуретдинова Фәния, Хәбибуллина Рево һәм Арефьева Диләрәләр эшли. Шушы ук елның ноябрендә Җәлил бистәсен Әлмәт районыннан алып, Сарманга кушалар.

  1962 нче елдан алып почта бүлегендә түбәндәге кешеләр хезмәт куя:

       Теләнче Тамак – Нәҗипова Әнисә.

       Чыршылы – Хәйруллина Рәшидә.

      Карашай-Саклау – Закирова Банат.

       Саклаубаш – Сәхәбиева Гыйффәт.

       Нөркәй – Исмәгыйлова Рәзинә.

       Иске Кәшер – Рафикова Әминә.

       Яңа Имән – Кәлимуллина  Алка.

       Ләшәү-Тамак – Салават.

      Иске Минзәләбаш – Газизуллина Рәсимә.

      Александровка – Шәйдуллина Халисә.

      Рангазар – Рафикова Гөлҗиһан.

      Кәүҗияк – Ибраһимова Гаян.

      Петровка – Габделхаков Гайнелхак.

      Ләке – Прасова Александра.

      Чукмарлы – Сафиуллина Саимә.

  1980 нче елда почта бүлеген Сәлимов Илгиз Шәех улы җитәкли, урынбасары Хәйруллин Мөнәвир, экономисты Мөхтәрова Гүзәлия, профком рәисе Суханова Мария Федоровна була.

  1982 нче елда Сәлимов И. Ш. ны Сибгатуллин Мөнәвир Мәкъсүм улы алыштыра. Шул елны Теләнче Тамак, Дөреш, Яңа Бүләк авылларын Сарман районыннан алып, Тукай районына кушалар.

  1986 нчы елда бүлеккә яңа җитәкче билгеләнә, Могыйнов Рөстәм Могыйн улы. Урынбасары булып Арефьева Диләрә Сибгат кызы, бухгалтерлар булып Гайфетдинова Әсфия Даут кызы, Хәбибуллина София, Мөсләхова Фәйрүзә Нурмөхәммәт кызы хезмәт куялар.

  1991 нче елның январенда “Союзпечать” белән берләшә.

  1996 нчы елда бүлек белән Фазуллин Гөлүс Мөбәрәк улы җитәкчелек итә.

  1998 нче елның  1 нче апреленнән ТР Сарман районы элемтә бүлеге ике тармакка бүленә. Сарман районы электр элемтәсе һәм Сарман районы почта элемтәсе бүлекчәләренә.

Чыганак: Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. - Казан: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, 2020. - 384 б.