Санация - икътисад нигезеннән сәламәтләндерү, аерым эшханәләрнең һәм банкларның зыянга эшләвен бетерү яки бөлгенлектән (банкротлыктан) саклау максатларында дәүләт тарафыннан тормышка ашырыла торган финанс һәм кредит чаралары системасы. Санациягә дәүләт тарафыннан эшханәләргә акчалата ярдәм күрсәтү һәм банк кредитлары бирү, яңа облигацияләр һәм акцияләр чыгару, элек чыгарылган облигацияләрнең номинал бәясен киметү һәм вакытын кичектерү, эшханәләрне берләштерү яки аеру яисз бүтән төр әйберләр җитештерүгә җайлаштыру кебек чаралар керә.