Җәмилов Салих Сафа улы—партия, совет эшлеклесе.

Кыскача биографиясе үзгәртү

1911 елда Царево-Кокшайск өязенең (хәзерге Тубән Кама районы) Кызылъяр (Яуш) авылында туган. Хезмәт юлын күп замандашлары кебек үк әтисенең крестьян хуҗалыгында башлый. Башлангыч белемне дә шунда ала. Авылда колхоз оешу белән аларның гаиләсе колхозга керә һәм Салих Җәмилов Молотов исеме алган шушы колхозның хисапчысы булып эшли, комсомол сафларына керә, актив комсомолец була. 1934-1935 елларда  комсомол оешмасының секретаре була, изба-читальня оештырып, анда избач булып эшли. 1935-1939 елларда—ВЛКСМның Кызыл Юл район комитетының техник секретаре, секретаре.

Район күләмендә җитәкчелек эше үзгәртү

С.Җәмилов тиздән партия эшенә алына. 1939-1941 елларда—ВКП(б)ның Кызыл Юл район комитетының оештыру бүлеге мөдире, кадрлар буенча секретаре. 1941-1946 елларда  эшче-крестьян депутатларының Кызыл Юл район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1946 елда аны Казанга ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбенә укырга җибәрәләр.

Укуын тәмамлагач С.Җәмилов Чепья районына эшкә җибәрелә. Башта хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, берничә айдан—рәисе итеп сайлана. 1949 елда исә район коммунистлары аны ВКП(б) район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Ул өч ел дәвамында шул чордагы Чепья районының иң олы җитәкчесе була. Үзе эшләгән 1948-1951 елларда  барлык тормыш тәҗрибәсен, яшьтән үзенә хас булган оештыру сәләтен район коммунистларын һәм алар ярдәмендә халкын сугыштан соңгы авыл алдында торган авыр бурычларны хәл итүгә туплауга бирә.

Авыру сәбәпле башка эшкә күчү үзгәртү

Борчулы, шәхес культы илне тетрәндереп торган елларда С.Җәмилов йөрәк авыруы белән авырый башлый һәм үзен җиңелрәк эшкә күчерүләрен сорап рапорт бирә. Аңа эшләү өчен Кама Тамагы яки Саба районнарын тәкъдим итәләр. Ул соңгысын сайлый һәм Азин МТСының сәяси бүлек начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Әмма тиздән сәламәтлеге аркасында пенсиягә чыга һәм Шәмәрдәндә төпләнә. Шушында 1963 елда 52 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Кабере—Шәмәрдән зиратында.

С.С.Җәмилов киң күңелле кеше була. Инде пенсиядә вакытта да аның янына кешеләр ярдәм, киңәш сорап еш киләләр. Ул балаларны бик ярата, олыгайгач та алар арасында кайнаша. Әйбәт балта остасы, столяр була, аш-су пешерергә, кием тегәргә оста була.

Бүләкләре үзгәртү

Хезмәтләре өчен РСФСР Югары Советының Мактау Грамотасы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Хатыны, укытучы Разия Гариф кызы да шундый ук медаль иясе.

Гаилә хәле үзгәртү

С.Җәмилов гаиләсендә дүрт кыз үсә. Олы кызы Роза Шәмәрдән урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, ике мәртәбә Сорос премиясе алган. Икенче кызы Динә Арчада балалар бакчасы тәрбияче-методисты. Өченче кызы Луиза Аксубай районының Иске Мокша урта мәктәбе директоры, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы. Дүртенчесе Руфина (Чепья авылында туган) Арча районының Төбәк-Чокырча урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006