Салават Котышев

һава аланы генераль директоры

Салават Котышев (13 февраль 1976 ел) — юрист, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе. Россия гражданнар авиациясе топ-менеджеры, илнең аэропорт һәм аэродромнар челтәре үсеше инициаторы. 2008-2011 елларда «Уфа» халыкара аэропортының, 2014 елдан «Калуга» халыкара аэропортының генераль директоры. Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2010), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры (2019).

Салават Котышев
Туган 13 февраль 1976(1976-02-13) (48 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре менеджер

Биографиясе үзгәртү

Салават Котышев 1976 елның 13 февралендә Үзбәк ССРның башкаласы Ташкентта туган[1].

2000 елда Башкорт дәүләт университетынының юридик факультетын тәмамлый.

2002 елда Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында аспирантура тәмамлый.

2003 елдан алып Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокук тәэминат бүлегендә начальник, баш белгеч булып эшли.

2005 елда Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Башкортстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнә.

2010 елда Гражданнар авиациясе академиясен (Санкт-Петербург), Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясен тәмамлый

2008-2011 елларда «Уфа» халыкара аэропортын җитәкли[2], 2011 елдан «Ермолин» халыкара аэропортының идарәсе компаниясендә җитәкче була, 2014 елдан — „Калуга“ халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры итеп тәгаенләнә.

2009-2010 елларда Россиядә тәүге тапкыр төбәк пассажирлар авиациясен тергезү проектының инициаторы була, Башкортстан Республикасында Нефтекама, Сибай аэродромнарын реконструкцияли.

2011 елның 2 февралендә Салават Котышев Мисырдагы Революция (2011-2013) чуалышлары вакытында рәсәйлеләрне туган иленә кайтару экпедициясен җитәкли.[3]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Котышев Салават Шәйхелислам улы җитәкчелек иткән дәвердә «Уфа халыкара аэропорты» «Интенсив үсүче аэропорт» номинациясендә «БДБ илләренең иң яхшы аэропорты» булып таныла, шулай ук аэропортка транспорт тармагындагы Милли җәмәгать премиясе тапшырыла.

Салават Котошов «Хәрби хезмәт өчен», «Кавказдагы хезмәте өчен», «Хәрби хәрәкәтләр ветераны», Жуков медале, «Транспорт милициясенә 90 ел» медальләре белән бүләкләнә, «Мактаулы геодезист» мактаулы исеменә лаек була[1].

  • Башкортстан Республикасы Президентының 15.07.2010 N УП указына ярашлы Салават Котошовка «Башкортстан Республикасының атказанган юристы» исеме бирелә.[4]
  • РФ Президенты Указы белән (№ 622, 27 декабрь 2019 й.) С. Ш.Котошов Икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнәhttp://docs.cntd.ru/document/564088643

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 АвиаПОРТ. Справочник. 2019-02-25 тикшерелгән.
  2. Международный аэропорт "Уфа" будет развивать региональные авиаперевозки. Башинформ, 18.08.2010. 25 февраль 2019 тикшерелде.
  3. РИА Новости (02.02.2011). 25 февраль 2019 тикшерелде.
  4. Право. Инфо 2019 елның 25 февраль көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү