Сабан туе (берләштерү)

Буыннан буынга гасырлар дәвамында игенчегә карата изге мөнәсәбәт тәрбияләнә. Игенчелек – авыр һәм изге хезмәт, ул барлык милләтләргә дә хас. Игенчелек эшләре тәмамланганнан соң, сабантуй бәйрәме үткәрелә. Сабантуй – ул татар милли мәдәниятенең чыганагы. Сабантуй яшьләрне, балаларны милли рухта тәрбияләүче иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

  Эчтәлек

1. Тарихы

2. Сабантуйның элеккеге үрнәге

3. Бүгенге сабан туе

4. Чыганаклар

Тарихы

Сабантуй бәйрәме тамырлары белән бик борынгы чорларга китә икән – аны мәҗүсилек чорында ук ерак ата-бабаларыбыз билгеләп үткән. Ул чорда аны кар эреп бетү белән үткәргәннәр, сабанга төшкәнче. Җәй көнне мәшәкать күп бит инде, нинди бәйрәм үткәреп ятасың ди. Галимнәр Әлки районында 1120 елга караган кабер ташы да тапканнар, анда мәрхүмәнең Сабантуй көнне вафат булуы язылган икән. Революциядән соң бәйрәмгә яңа тәртипләр кертелә - ул чәчүдән соң уздырыла башлый. Ләкин сәвит чорында да Сабантуй үзенчәлеген саклады, ул һәр авылда борынгы гадәтләр буенча үткәрелеп килде. Соңгы елларда исә бәйрәм үзенең гореф-гадәтләрен югалта башлады.

Шул ук тарихчылар язганча, Казан ханлыгы чорында Сабантуй мәйданында хәтта шәригать кануннары да йомшарып торган. Ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да барлык уеннарда да диярлек катнаша алган. Аның уеннары да тигезлеккә корылган. Бердән, алар бик гади, һәркемгә аңлаешлы. Икенчедән, олысы-кечесе ярыша алырлык итеп оештырылган. Бердәнбер искәрмә - көрәш, анысы аерым әзерлек, аерым осталык таләп итә. Тик анда да бәйге балалар көрәшеннән башлана. Мәйдан үзе үк тигезлеккә өнди – ул түгәрәк, бөтен кеше дә сыярлык, барлык тантана һәркемгә күренерлек итеп эшләнгән.

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче этнографлар да аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын нигездә мәйдан өчен бүләк җыю тәртибенә һәм мәйданның үзенә, аннары җиңүчеләрне бүләкләү мизгеленә юнәлтелгән. Язгы йолалар исә сабантуй белән бәйләнештә каралмаганнар, аның белән берлектә өйрәнелмәгәннәр. Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итәләр. Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь көне генә түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә һәм җирнең чәчү өчен кирәк дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне үткәрү турында авыл кешеләренә әйткәннәр.

Сабантуйның беренче, иң тулы һәм озаккарак сузыла торган варианты түбәндәге тәртиптә үтә: - халыктан җыйган азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату (карга боткасы, дәрә боткасы); - балаларның манган йомырка җыюы; - ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы – сөрән сугу; - танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (җәяүле сөрән); - мәйдан өчен бүләк җыю; - мәйдандагы ярыш-бәйгеләр; - яшьләрнең кичке уены.

Сабантуйның икенче варианты беренчесенә караганда кыскарак. Ул түбәндәге этаплардан тора: - мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы ("ат аягы кыздыру”); - балаларның манган йомырка җыюы; - бүләк җыю; - мәйдан; - яшьләрнең кичке уены. Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр. Менә шулай үткән сабантуй.

  Сабантуйның элеккеге үрнәге

Сабантуе һәрвакыттагыча яулык җыю белән башланып китә. Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю бик күңелле булган. Өй саен кереп, бүләк җыюны сөрән дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр бүләк җыючылар йортка кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләгән. “Бүләгем – көрәшчегә”, “чабышта җиңүчегә”, “иң арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт хуҗаларны мактап: “Сабирә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура! Ура! Ура!” – дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Яулыкны авылның яшь егетләре җыя. Аларга авылдагы булган бөтен балалар да кушыла.Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң матур сөлге колга очында җилфердәгән. Егетләр һәр хуҗалыкка кергәч түбәндәге җырларны җырлаганнар:

Атлар иярләдеңме,

Тайлар йөгәнләдеңме,

Сабантуйлар җитә диеп,

Бүләк әзерләдеңме?

Өй артыңдагы умартаң

Ел да саен аерсын.

Безне шулай хөрмәтләсәң,

Ел да саен баерсың.

Аю килә такырдан,

Тырнакларын батырган.

Рәхмәт яусын хуҗаларга,

Кунак итеп чакырган!

Биек икән тавыгыз,

Каршы ява карыгыз.

Без килдек тә кунак булдык

Сабантуйга барыгыз.

Гармун, җыр тавышы яңгырап торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар. Сабантуй урыны итеп авылның иң матур җирендә, тауда яисә инеш буенда уздырыла. Сабантуй көнне кешеләр мәйданда бик күп булган. Мәйдан тирәсенә түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола белгечләре сайлап куела. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар да катнаша ала. Тальян гармун, җыр, бию, көрәш беркемне дә битараф калдыра алмаган. Сабантуй иртәдән балалар көрәше белән башланып китә. Кырыйда, тышкы якта җыр, бию, ә эчке яакта инде катыктан акча эзләү кебек уеннар уйныйлар. Сабантуйның бер як мәйданында кыек һәм туры баганага менсәләр, икенче ягында капчык белән сугышу, уклау тарту уеннары уйныйлар. Көрәш туктап торган арада башта яш ир-егетләр, аннан соң олыраклар аркан тартыша, хәтта хатын кызлар да бу ярышта бик теләп катнашалар.

Сабантуйның иң күңелле вакыты - ат чабыштыру мизгелләре дә килеп җитә. Күпчелек авыл кешеләре¬нең үз атлары булган. Чабыш¬кысы булган малай - бәхетле малай. Чөнки ул Сабан туен¬да үз чабышкысына атланып ярышкан. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага торган булалар. Көрәш кызып дәвам иткән арада ир-егетләр чиләкләр белән су китерү уенында ярышалар, авылның яше - карты чүлмәк вата, ир- егетләр көчләрен сынап гер күтәрә, хатын- кызлар мәйдан буйлап кашыкка йомырка куеп йөгерү дисеңме, капчык киеп йөгерү дисеңме, берсе дә калмый. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылар һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алганнар. Сабантуйда отып калган яңа җыр, яңа көйләрне басу-кырда эш вакытларында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый торган булганнар.

Сабантуй уеннары җыелган бүләкләр бирелеп беткәнче дәвам итә. Соңырак яшләр өчен кичке уеннар башлана. Урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр, артларыннан гармун уйнап яшь егектләр бара, ә алар артыннан шау – гөр килеп бала – чагалар. Төн урталарына кадәр гармун тавышы яңгыраган, егетләр, кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Сабантуй таңга кадәр дәвам итә. Шулай итеп Сабантуйлары халыкның ул вакыттагы авыр тормышын бер көнгә генә булса да оныттыра, күңелләргә рухи азык бирә.

    Бүгенге сабан туе


Татар халкында язгы эшләр белән бәйле бәйрәмнәрнең иң күңеллесе - Сабантуй. Бу бәйрәм язгы сабан белән бәйләнгән. Сабантуй бәйрәме элек-электән барлыкка килгән бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуйлар төрле җирдә төрлечә уза.

Вакыт үтә торган саен тормыш та, бәйрәмнәр дә үзгәрә бара, тик шуңа да карамастан бүгенге көндә уздырыла торган Сабантуй бйрәмнәре аз-гына үзгәреш кичерсә дә үзенең асылын югалтмаган, аның төп өлешен, традицияне саклап эчтәлеген шул уеннар тәшкил итә.

Сабантуй башланырга биш-алты көн кала авылның яшь егетләре җыелып яулык җыярга чыгалар, аларга кызыгып кечерәкләр дә кушыла. Яулык җыючы егетләр авылның бер башыннан килеп гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр һәм өйләргә кереп бүләкләр җыялар. Гармун авазы, яшләр җыры бар авылга тарала. Авыл халкы алдан ук бүләкләрен әзерләп куя. Бүләк итеп яулык, ситса, сөлге кебек әйберләр бирелә. Кайбер яшь, көрәшче егетләр ныгыр өчен йомырка эчәләр. Яшләр кешеләргә кереп бүләкләр алып чыккач, аларны селкеп рәхмәт әйтәләр. Кайбер кешеләр бүләк биргәнче яшләрне гармун көенә биетәләр. Шулай итеп бар кешегә дә кереп бүләкләр җыйгач, Сабантуй мәйданына төшеп бүләкләрне урнаштыралар һәм өйләргә таралышалар. Менә зарыгып көтөп алган Сабантуй бәйрәме дә килеп җитә. Авылга шәһәрдән кунаклар, яшләр кайталар. Бар авыл халкы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Сабантуй һәрвакыттагыча кечкенә балалар көрәшеннән башлана. Уенда катнашучыларга барсына да бүләкләр тапшырыла. Мәйданга халык җыела тора. Балалар көрәше тәмамланганнан соң, яшләр көрәше башлана. Бу вакытта балалар капчык белән сугыша, кыек һәм туры баганага менәләр. Мөгаен мәйданга җыелган халыкның берсе дә уеннарда катнашып бүләк алмыйча калмыйдыр. Өлкәнерәкләр катыкка керсә, чүлмәк ватса, яшләр уклау тарта, кул көрәштерә, гер күтәрә. Мәйдан уртасында уеннар һич кенә дә тынып тормый. Кемнәрдер аркан тартыша, кемнәрдер бии, җырлый.

Инде Сабантуйның ат чабыштыру мизгелләре дә килеп җитә. Барлык авыллардан килгән чабышчы атлар үзара ярышуын бар халык кызыгып карый. Көрәш белән бергә капчыкта йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек уеннар дәвам итә. Шулай итеп Сабантуй бәйрәме кичкә кадәр дәвам итә. Инде кояш батып караңгы төшсә дә халык аз гына да кимеми, бары тик Сабантуй батыры билгеләнеп бәйрәм уеннары төгәлләнгәч кенә, халык өйләргә таралыша, ә яшләр өчен бәйрәм дәвам итә. Сабантуйның милли үзенчәлеген югалту ярамый. Сабан туе акрынлап үзенең миллилеген югалта. Бәлки, сабан туен үткәрү тәртибен бер калыпка салыргадыр? Тарихилык, миллилек үзенә күрә күрсәтмә нигезендә сакланырга тиештер? Юкса, милли бәйрәмебез табигатькә чыгып, шашлык ашап, аракы эчеп кайту өчен бер сәбәпкә генә әйләнеп бара. Ә бит Сабантуй – татарның милли культурасын, җыр-моң куәтен, бай тарихын меңнәрчә кешегә җиктерү мөмкинлеге ул. Мәйдан татар мәдәниятын пропагандалау өчен менә дигән урын. Ә без елдан-ел ул миллилекне кысып чыгарабыз, үз кулларыбыз белән юк итәбез.

    Чыганаклар  

1. Никольский Н.В. «Сборник исторических материалов о народностях Повольжья» - Казань, 1919

2. Уразманова Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.

3. Татар мөселман календаре. – Казан.- 1997

4. Татар мөселман календаре. – Казан.- 1998

5. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре: татар халык иҗаты. – Казан: РИЦ «Школа», 2005