ССРБда секс юк
«ССРБда секс юк» — 1986 елның 28 июнендә яздырылып һәм 17 июлендә эфирга чыккан Ленинград-Бостон телекүпере («Кыз-хатыннар кыз-хатыннар белән сөйләшә») вакытында бер совет катнашучысы тарафыннан әйтелгән фраза.
1986 елда Владимир Познер һәм Фил Донахью, Владимир Мукусев режиссерлыгында, беренче американ-совет телекүпере оештыралар. Тапшыру барышында америкалы катнашучы сорау биргән[1]:
…Безнең телерекламада барысы да секс тирәсендә бөтерелә. Сездә дә андый телереклама бармы? |
Совет катнашучысы, Людмила Иванова җавабы:
Ну, бездә секс… (оялып көлү) бездә секс юк, һәм без моңа катгый каршы! |
Шуннан соң аудитория көлә, һәм бер совет катнашучысы төгәлли:
Бездә секс бар, бездә реклама юк! |
Тормышта исә фразаның бозылып бер өлеше генә тарала: «ССРБда секс юк».