Галимов Рәшит Муллагали улы—дәүләт эшлеклесе.

Рәшит Галимов

Кыскача биографиясе үзгәртү

1949 елның 17 мартында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш сигезьеллык, Балтач урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. Бер ел туган авылындагы «Балтач» совхозында эшли.

Комсомол, партия хезмәтендәге эше үзгәртү

Р.Галимовның шушыннан соңгы гомере тулысы белән комсомол, партия, совет эшенә багышланган. 1967-1971 елларда Чүпрәле районында чыга торган «Яңа юл» газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшли. 1971 елда туган ягына кайта һәм ВЛКСМның Балтач район комитетында оештыру бүлеге мөдире була. Читтән торып Казан дәүләт университетының филология факультетында укый.

1972-1973 елларда Р.Галимов  Совет Армиясе солдаты. Армия сафларыннан кайткач аны  ВЛКСМның Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар.1979-1981 елларда— Саратов Югары партия мәктәбе тыңлаучысы. Укуын тәмамлагач аны КПССның Арча райкомы карамагына җибәрәләр. Ул КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире (1981-1983 еллар), КПСС райкомы секретаре (1983-1985 еллар), КПСС райкомының икенче секретаре (1985-1986 еллар) булып эшли. Шушы чорда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Советлар системасындагы эшчәнлеге үзгәртү

1986 елда якташыбыз халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана һәм 1989 елга кадәр шушы хезмәтне башкара. 1989 елда Татарстан Республикасы Министрлар Советының башкарма органнар белән эшләү бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1992  елдан  1998 елның октябренә кадәр—Татарстан Республикасы Президенты аппаратының оештыру бүлеге мөдире. Бер үк вакытта Татарстан  Республикасы Президентының дәүләт хезмәткәрләре белән эшләү департаменты җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. 1998 елның октябреннән—Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан региональ бүлеге управляющие.

Җәмәгать эшләре үзгәртү

Р.М.Галимовның эшчәнлегенә һәрвакыт төгәллек, принципиальлек, максатчанлык, таләпчәнлек кебек  олпат сыйфатлар хас. Шуның өчен дә ул, кайда һәм нинди генә вазыйфада эшләмәсен, кешеләрнең тирән ихтирамын казанды. Районыбызда эшләгән чорда хезмәт ияләре депутатларының унбишенче (1975-1977 еллар), уналтынчы (1977-1980 еллар) чакырылыш район Советы депутаты, КПССның район комитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы итеп сайланды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006