Кариева Рәшидә Әһлиулла кызы — партия хезмәте ветераны.

Рәшидә Кариева

Кыскача биографиясе үзгәртү

1927 елның 11 июлендә Арча районының Яңа Кырлай авылында туган. Тукай-Кырлай авылы мәктәбендә җиде сыйныф укыганнан соң колхоз производствосында эшли. 1943 елда Арча  педагогия училищесына укырга керә. 1946 елда аны тәмамлап училищеның китапханәсендә эшли. Арча районы мәктәпләрендә башлангыч классларда укыта, немец теле укытучысы булып эшли. 1965-1967 елларда «Тукай-Кырлай» колхозының партия оешмасы секретаре, 1967-1968 елларда—Казанбаш урта мәктәбе директоры.

Балтач районында җитәкчелек хезмәте үзгәртү

1968 елда Р.Кариева КПССның Балтач район комитеты секретаре итеп сайлана. Бу хезмәттә ул 1981 елга кадәр була. Районда идеология эшен җанландыру, социаль-мәдәни тармак проблемаларын хәл итү юнәлешендә зур хезмәт куя. Р.Кариеваның Балтач районы партия оешмасы җитәкчелегендә эшләү еллары авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур үзгәреш-алгарышлар чорына туры килде. Әнә шул алгарышларның идеологик нигезен тәэмин итүдә аның максатчан, нәтиҗәле хезмәте бәя биреп бетергесез. Р.Кариева бу эшчәнлегендә хезмәт коллективларының, җәмәгатбь оешмаларының бихисап мөмкинлекләрен эшкә җигә, шуңа таяна белде. Ул кешеләрне аңлый, ярата, күңеле белән аларга тартыла иде. Үзенә һәм кешеләргә таләпчән һәм гадел булды.

Сайланып куелган дәрәҗәле хезмәтләре үзгәртү

Р.И.Кариева хезмәт ияләре депутатларының район Советының биш чакырылыш дәвамында депутаты итеп сайланды, КПСС райкомы әгъзасы, аның бюро әгъзасы булды. 1977 елда РСФСР Педагогия җәмгыятенең унынчы съездында, 1978 елда Татарстан укытучыларының бишенче съездында делегат булып катнашты.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

1971 һәм 1976 елларда «Почет билгесе» орденнары, берничә медаль белән бүләкләнде.

Казан шәһәрендә яшәп вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, 2006