Шәрәфиев Рәфыйк Кәләметдин улы — журналист.

Рәфыйк Шәрәфиев

Кыскача биографиясе үзгәртү

1939 елның 7 февралендә Карадуган авылында туган. Хезмәт юлын 1954 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлагач колхозда көтүче булып башлый. 1965 елга кадәр шушы хезмәттә була. Колхозда эшләү елларында Р.Шәрәфиев район газетасына языша башлый, аның актив хәбәрчесе булып китә. Ул эшче һәм авыл хәбәрчеләренең 1959 елда өченче һәм 1961 елда дүртенче съездларында каинаша, авыл хәбәрчеләренең республика конференциясе делегаты була.

Белеме үзгәртү

Кичке мәктәптә укып 1964 елда урта белем ала, Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә керә һәм аның филология факультетын 1972 елда тәмамлый.

Р.Шәрәфиев 1964 елда «Хезмәт» район газетасына эшкә килә һәм профессиональ журналистлык эшчәнлеген башлый. Башта ул бүлек мөдире, ә 1979 елдан— аның редакторы урынбасары.

Журналист буларак республика күләмендә эшчәнлеге үзгәртү

Халкыбызның үткәненә, туган ягыбыз тарихына, мәдәни мирасыбызны барлауга багышланган язмалары «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» һәм башка газеталарда, «Казан утлары», «Татарстан», «Мирас», «Идел», «Мәйдан» журналларында, башка күп басмаларда даими чыгып килә. Алар авторның принципиальлеге, актив тормыш позициясе рухында, югары әдәби зәвык белән язылган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Милли әдәбиятыбыз, аның казанышлары, проблемалары да аның үткен каләменнән читтә калмый.Нәкъ менә шушы эшчәнлеге өчен аңа 2004 елда республикабызның Җ.Вәлиди исемендәге премиясе бирелде. 2000 елда Татарстан китап нәшрияты Р.Шәрәфиевнең «Уйлы күңел» исемле публицистик әсәрләре җыентыгын басып чыгарды.

Р.Шәрәфиев Татарстан Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, матбугат отличнигы. 1995 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, 2006