Рәмис Хәялиев

Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары

Рәмис Хәялиев (31.10.1961; Мамадыш-Әкил, Яшел Үзән районы, ТАССР) — Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары, авыл Советы депутаты.

Рәмис Хәялиев
Туган телдә исем Хәялиев Рәмис Рәфис улы
Туган 31 октябрь 1961(1961-10-31) (62 яшь)
ТАССРның Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче

Биография үзгәртү

Хәялиев Рәмис Рәфис улы 1961 елның 31 октябрендә ТАССРның Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында туган. Балачагы һәм яшьлек еллары Апас районы Иске Чәчкаб авылында уза (хәзер Кайбыч районы). Ульянково урта мәктәбендә белем ала.

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Тормыш иптәше Гүзәл Газимҗан кызы белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәялиева Гүзәл Газимҗан кызы озак еллар Татарстан Республикасының Кайбыч район суды рәисе булып эшләгән.

Хезмәт эшчәнлеге этаплары үзгәртү

01.10.1979 – 25.07.1980. ТАССРның Апас районы 26 нчы номерлы авыл профессиональ техник училищесында киң профильле механизатор белгечлеге ала.

01.09.1980.-15.06.1985. В.П. Горячкина исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы инженерлары институты студенты. Белгечлеге буенча — инженер-педагог.

19.08.1985 — 12.09.1987. Апас районы 26 нчы номерлы авыл профессиональ техник училищесында укыта.

12.09.1987 – 08.09.1991. Апас районында ВЛКСМ райкомының 1нче секретаре булып эшли.

08.09.1991 – 14.02.1992. Кайбыч район Советының оештыру бүлеге мөдире вазифасын башкара.

14.02.1992 – 30.12.2005. Кайбыч район Советы рәисе урынбасары .

01.01.2006 нчы елдан алып хәзерге көнгә кадәр Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары — Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе урынбасары. Иҗтимагый эшчәнлеге: «Бердәм Россия» партиясенең әгъзасы, Колангы авыл җирлеге Советы депутаты.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

2003 ел – «Бөтенроссия халык санын алуны оештыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен» медале;

2004 ел – «М.А. Шолоховның 100-еллыгына» медале;

2005 ел – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;

2006 ел – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;

2009 ел – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе;

2011 ел — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале;

2011 ел – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты.

2012 ел – «2010нчы елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен» медале;

2012 ел – «Ирешкән нәтиҗәләре өчен» ордены.

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. Казан: Идел-пресс, 2007