Рәкыйп Мәгъсүмов

Биографиясе үзгәртү

Мәгъсүмов Рәкыйп Мәгъсүм улы 1946 елның 24 июлендә Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң «Дружба» колхозына эшкә килә. Арча районының Үрнәк авылындагы һөнәри-техник училищеда укый, киң профильле механизатор һөнәре ала. Бер үк вакытта шофер һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлап туган авылына кайта һәм  автомашина руле артына утыра.

Хезмәт юлы үзгәртү

Р.Мәгъсүмов армия хезмәтен намус белән үтәгәннән соң, колхозда шофер булып хезмәт итүен дәвам итә. Менә шушы меңмәшәкатьле шофер хезмәтенә ул үзенең 26 ел гомерен бирә. Ул шофер булып эшләгән елларда юллар начар хәлдә була. Көне-төне эшләгә кирәк була. Көндезләрен колхоз эшен башкарса, колхоз идарәсе рөхсәте белән төнге сменада авыл халкына утын, төзелеш материаллары алып кайту өчен аңа Мари Иленә яки Киров өлкәсенә чыгып китәргә кирәк була. Авыл халкының гозерен ул бервакытта да кире какмый

1979-1995 елларда колхозның гараж мөдире булып эшләде. 1995 ел аның хезмәт биографиясендә яңа борылыш  алып килә—ул колхоз фермасына терлек симертүче булып килә.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Р.Мәгъсүмов Һәр урында өлгерлек, җаваплылык, яңалыкка омтылучанлык күрсәтеп,  матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп эшли. Күп тапкырлар районның Мактау Грамоталарына лаек була. Р.Мәгъсүмов 1986 елдаТатарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исемнә лаек булды. Иң әһәмиятлесе шул, ул авылның бик тә хөрмәтле кешесе. Пенсиягә чыкканнан соң ул дин нигезләрен үзләштерде, мәчет әһеле, биш вакыт намазын калдырмый. Моннан тыш ул авылдашларыбызны соңгы юлга озаткакнда ир-ат мәетләрен юу, пакъләү хезмәтен башкарып, бик игелекле хезмәт куя.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.